Соңгы тапкыр очрашканда:
Бәхетле бул!, – димәдем
Күзләреңнең моңсулыгын
Әллә инде күрмәдем.
Табалмадым бәхетемне
Сөям сине кайт!, – дисең,
Синнән башка яшәвемнең –
Мәганәсе юк!, – дисең.
Юк шул инде, бәхетемне
Туры юлда таптым мин
Пыскып торган тормыш утын
Сүндермәскә иде бит.
Читтән генә сине ярату да
Минем өчен чиксез куаныч,
Соң булса да бәхет телим сиңа
Тапсаң иде син дә юаныч.