Борын-борын заманда булган, ди, бер хатын. Аның булган, ди, берсеннән-берсе чибәр өч кызы. "Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын", — дип, көне-төне эшләгән дә эшләгән, ди, бу хатын. Аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр. Бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр, ди. Бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Якын урманда аның Тиен дусты бар икән. Әби Тиенне чакырып китергән дә: — Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән. Тиен шундук чыгып чапкан. Олы кызга барып кергәндә, кыз җиз ләгәннәр чистарта икән. — Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар шул,— дигән олы кызы. Тиен моңа бик ачуланган: — Алайса, син шушы ләгәннәреңнән гомереңә дә аерылма,— дигән. Кыз шундук гөберле бакага әйләнгән дә ләгәндәге суга чумган, ди. Тиен уртанчы кызның тәрәзәсен каккан. — Һай, бик барыр идем дә, ярминкәгә киндер өлгертәсем бар шул,— дигән уртанчы кыз. Тиен моңа да бик ачуланган. — Алайса, бөтен гомерең киндер, тукып үтсен!— дигән. Уртанчы кыз шундук үрмәкүчкә әверелгән, ди. Тиен тәрәзә какканда, кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул камырлы кулларын да сөртеп тормаган, әнисе янына чыгып йөгергән. Тиен кече кызга әйткән: — И сөекле бала,— дигән,— гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар,— дигән. Кече кыз әнисен бик караган. Үзе дә рәхәт яшәгән. Кешеләр дә аны бик яратканнар, ди. |