Борын-борын заманда, карга казначы, козгын азанчы булып торган чагында, булган икән, ди, бер Саран белән бер Юмарт. Көннәрдән беркөнне болар икесе, иптәш булып, юлга чыкканнар. Кич булган, бер җиргә ашарга утырганнар. Саран әйткән: — Минем капчыкның авызы чишелми, синең ризыкларыңны ашап торыйк әле, — дигән. — Ярый,— дигән Юмарт, — ашасак, ашыйк, — дигән. Ашаганнар Юмарт ризыгын. Бер көн ашаганнар болар, ике көн ашаганнар Юмарт азыгын, өченче көнне аның азыгы беткән. Кич булгач, Саран Юмартның йокыга киткәнен саклап кына яткан да торып качкан. Юмарт йокысыннан торса, Саран юк. Бу да бер юл белән киткән. Бара торгач, Юмарт бер йортка килеп җиткән. Йортка керсә, анда һичкем күренми, өстәл өстендә бер ярты калач кына ята, ди. Юмарт шул калачтан бер телем генә кисеп ашаган да: «Бу өйнең иясе бардыр әле»,— дип, сәке астына кереп яткан. Бервакытны бу өйгә аю, төлке, тычкан килеп кергәннәр. Тычкан иптәшләренә әйткән: — Минем мич башында бер чүлмәк көмешем бар иде, мич башыннан сикереп төшкәндә, ул «чылтыр» итеп кала торган иде,— дигән. Аю әйткән: — Минем казылмалы кара юл буенда ат башыдай алтыным бар иде, аны берәү казып караган, аз гына төшеп җитмәгән. Төлке әйткән: — Минем дә казылмалы кара юл буенда куй башыдай көмешем бар иде, аны кемдер казып караган, аз гына төшеп җитмәгән,— дигән. Аю, төлке, тычкан, бу өйдә төн кунып, иртә белән тагын чыгып киткәннәр. Әлеге Юмарт мич башын караган икән, анда бер чүлмәк көмеш утыра, ди. Аны алган бу. Аннан киткән казылмалы кара юл буйлап. Казылмалы кара юл буендагы ат башыдай алтынны да казып алган. Бераз киткәч, тагын да бер казыла башлаган җир күргән. Казып караса, анда куй башыдай көмеш ята, ди. Аны да алган. Бу Юмарт, бара торгач, бер урманга барып кергән. Шул урманда, юан агач төбендә, тапталган бер урын күргән. «Тукта әле, дигән, агач башына менеп утырыйм әле, нәрсә булыр икән?» — дигән. Шулай дигән дә агач башына менеп утырган. Кич булып, кояш баегач, бу агач төбенә пәри-җеннәр җыела башлаган. Байтагысы җыелгач, җеннәр башлыгы уртага килеп утырган да әйткән: — Сукыр җен кайда? — дигән. Сукыр җен килеп җитмәгән икән, аны алып килергә дип ике җенне җибәргән. Тегеләр, барып, сукыр җенне бик хөрмәтләп күтәреп алып килгәннәр. Әлеге җеннәр башлыгы бу сукыр җеннән сораган: — Син нигә соңга калдың? — дигән. Сукыр җен торып әйткән: — Минем кичегүемнең сәбәбе бар, — дигән. — Мин бер хан кызын сихерләп утырдым, аны инде миннән башка беркем дә дәвалый алмас, — дигән. — Шулай да ничек дәвалыйсың, сөйләп бир, — дигән җеннәрнең олысы. Сукыр җен әйткән: — Ул ханның, — дигән, — өч ел буена кысыр йөргән бер кара сыеры бар. Әгәр хан, шул сыерын суеп, аның ите белән үзенең бөтен халкын сыйласа, бу кыз, һичшиксез, савыгыр, — дигән. Таң атуга, җеннәр тагын таралып беткәннәр. Бу Юмарт туп-туры әлеге хан шәһәренә киткән. Барып җиткәч, шәһәр читендәге бер ялгыз йортка кергән. Исәнлек-саулык сорашкач: — Йә, хуҗа, сезнең шәһәрдә нинди яңалыклар бар?— дип сораган. — Яңалык шул, — дигән, — безнең ханның кызы бик нык авырып китте, аның авыруына дару тапкан кешегә хан үзенең ханлыгын да, кызын да бирергә булды, —дигән. — Ярый, — дигән Юмарт, — мин хан янына барып карыйм әле, — дигән. Барган бу сарайга. Ханга үзенең дәвалаучы икәнен белдереп, аннан керергә рөхсәт сораган. Хан бу кешене сарайга кертергә кушкан. Кергәннән соң, Юмарт үзенең китабын караган була икән. Китабына карап торганнан соң, бу әйткән: — Синең көтүеңдә өч ел кысыр калган бер кара сыерың булыр, шул сыерны суеп, шәһәр халкын ашатып-эчертсәң, кызың терелер, — дигән. Хан, моңа риза булып, нәкъ Юмарт әйткәнчә эшләгән. Күп тә узмаган, берничә көннән соң, ханның кызы терелгән. Хан Юмартка үзенең кызын да биргән, ханлыгын да биргән. Көннәрдән бер көнне әлеге Саран да, йөри торгач, шушы шәһәргә килеп чыккан. Юмарт янына кереп, аның ничек хан булуы, ничек патша кызына өйләнүе турында сораша башлаган. Юмарт моңа, ул качып киткәннән соң, бер өйгә килеп керүен, аннан чыккач, алтын-көмешләр табуын, аннан соң урманда бер агач башында утыруларын, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп биргән. Саран моның болай тиз баюына кызыккан. Ул да чыгып киткән теге йортны эзләп. Барып кергән бу әлеге өй эченә. Барып керсә, өстәлдә баягыча ярты калач ята, ди. Саран ул калачны алган да үзенең капчыгына салган. Үзе, Юмарт өйрәтүенчә, сәке астына кереп яткан. Бервакытны кайтып кергән иң беренче булып тычкан, аннан соң кайтып кергән төлке, иң соңыннан аю кайтып кергән, лап-лап басып. Карасалар, өстәлдә калач юк. Боларга шик төшкән. — Мөгаен, монда кем дә булса берәү кергән булыр, — дип сөйләшкәннәр. Аю тычканга әйткән: — Эзләп кара әле, кем бар икән монда?— дигән. Тычкан мич башың караган, анда һичкем күренмәгән. Аю әйткән: — Сәке астына кереп кара! — дигән. Тычкан сәке астына кереп киткән дә әлеге Саранны тартып чыгарган. Тычкан Саранның өстенә сикергән, төлке битен тырнап ерткан, аю моны сугып еккан. Шулай итеп, Саран үзенең саранлыгы аркасында хур булган, баемаган да, артмаган да. |