335. Агар суның кадере юк. 336. Агыйделнең аръягында — бер энәгә бер сыер, барып карасаң — чүп тә юк. 337. Агым судан чиста булмассың. 338. Агымга каршы йөзеп булмый. 339. Аккан су кире кайтмас. 340. Аккан су тынчымас. 341. Аккан суга монтар юк. 342. Акмаган күл кортлый. 343. Аулак күлгә бака хуҗа. 344. Ашыккан су диңгезгә җитмәс. 345. Бата торган — еланга да тотына. 346. Батсаң, таза суга бат. 347. Бер болганмый су да тонмый. 348. Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде. 349. Бер тамчы су, диңгезгә төшсә, кипми. 350. Бер тамчыдан диңгез артмас, бер тамчыдан кимемәс. 351. Бер тамчыдан диңгез булмый. 352. Бик шәп аккан чишмәнең башы якын була, имеш. 353. Болагы булмаса, үзән дә кибә. 354. Боз ватып, су бир. 355. Болганган су тирән күренер. 356. Болганчык суда балык тотарга яхшы. 357. Буасы булса, балыгы булыр. 358. Бәкедән күпме бу чыкса да, казан булмас. 359. Дәрьядагы балык сатылмас. 360. Диңгез баштан болганыр. 361. Диңгез вак елганы да кире какмый. 362. Диңгез кайда, чырылдак су шунда ага. 363. Диңгез төбендәге энҗедән тау башындагы таш артык. 364. Диңгез чырылдакны тарта. 365. Диңгез янында кое казымыйлар. 366. Диңгезгә барсаң, бүрегеңне онытма. 367. Диңгезгә керсәң, чишмәдән су алырга онытма. 368. Диңгездә булмаган — куркыныч күрмәгән. 369. Диңгездә су кыйбат. 370. Диңгезне аршин белән үлчәмиләр. 371. Диңгезне макта, корыны тапта. 372. Диңгезне шырпы белән болгатып булмый. 373. Диңгезнең дә чиге бар, елганың да яры бар. 374. Диңгезнең суы ни эчелмәс, ни кичелмәс. 375. Дулкын җил астына ята. 376. Елга күпме боргаланса да диңгезгә төшәр. 377. Елгада су артканчы, баканың күзе маңгаена менәр. 378. Елганың башы комлы булса, тамагы да комлы була. 379. Ерактагы су белән сусын канмый. 380. Ерганаклар Идел ясар, аларны Идел ашар. 381. Идел башыннан болгана, тамагыннан тона. 382. Идел бер, чишмәсе мең. 383. Идел кичмичә аягыңны киптермә. 384. Идел күрми итек чишмиләр. 385. Идел суы, бал булса да, илгә җитмәс. 386. Идел суы да барып алмыйча килми. 387. Идел ташымый ком утырмый. 388. Идел янына барсаң, итек чылана. 389. Ике чишмәне бергә кушсаң, берсе корый, имеш. 390. Ишек алдыннан аккан суның кадере юк. 391. Йөзсәң, югарыга йөз. 392. Йөзә белмәгән — суга китәр. 393. Кайда диңгез — шунда яңгыр. 394. Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар. 395. Кечкенә елга ташыса кичү бирмәс. 396. Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була. 397. Кешегә кое казысаң, үзең буе казы. 398. Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең. 399. Килегә салып су төймиләр. 400. Кое төптә булса да, сусаганны сугара; тау-таш өстә торса да, башка яный. 401. Коега су салмыйлар. 402. Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр. 403. Коега төкермә, кайтып су эчәрсең. 404. Коеда да су бетә. 405. Коры елгага су керсә, үкерә дә бакыра. 406. Куе суның акканы яхшы. 407. Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың? 408. Күл бакасыз булмый. 409. Күл булса, бака борынын тыгар. 410. Күл тамчыдан җыела. 411. Күл тирән булган саен балыгы күп. 412. Күл шайтансыз булмый. 413. Күлгә төкереп суы артмас. 414. Күлгә чумсаң, карап чум. 415. Күлеңә күрә чумарсың. 416. Күлсез балык булмый. 417. Күп елгадан Идел дә болгана. 418. Нократның бер ташы көмеш, берсе бакыр. 419. Сай елга шалтырап ага, тирән елга — тавышсыз. 420. Сай суны болгатырга вак балыкларның да көче җитә. 421. Сайда йөзгәннең арты күренә. 422. Су, ага-ага, юлын табар. 423. Су агып китә, ком һаман кала. 424. Су ашыкса да, таш — ятыр. 425. Су башындагы — саф су эчәр, койрыгындагы — куерык су эчәр. 426. Су башыннан болгана. 427. Су да бер тулгач таша. 428. Су күрмичә, итегеңне салма. 429. Су синең артыңнан бармаса, син суның артыннан бар. 430. Су суга кушыла, май майга кушыла. 431. Су суга тартыр, диңгезнең суы артыр. 432. Су сөренеп юл таба. 433. Су тегермәнне дә вата. 434. Су төбендә асыл таш, су тулкытсаң чыгадыр. 435. Су утны үчерер. 436. Су чокыр җиргә җыелыр. 437. Су эчендә үрт булмас. 438. Су язып май төшмәс. 439. Су һәр нәрсәне агарта, йөз карасын агарта алмый. 440. Суга баткан — саламга ябышкан. 441. Суга батканның яңгырдан куркуы юк. 442. Суга кергәнче йөзәргә өйрән. 443. Суга сусаучы иске чишмәне әрчер. 444. Суга сөялмә. 445. Суга төшкән җебеми чыкмас. 446. Суга якын торган кеше яхшырак йөзә белә. 447. Суда балык адашмас. 448. Суда көймә эзе беленми. 449. Судан боз булыр, боздан су булыр. 450. Сулы җирдә үрдәк бакылдый. 451. Суны ут алмас, алтынны тут алмас. 452. Суны учта саклап булмый. 453. Суның агымына карап йөзәсең. 454. Суның башы болактан. 455. Суның кадере чишмә корыгач беленә. 456. Сусыз бакча — анасыз бала. 457. Сусыз җиргә йорт корма, утсыз җиргә ил корма. 458. Сусыз җирдә кысла да — балык. 459. Суы булган җир кадерле, җире булган ир кадерле. 460. Суы чыксын, суы тәмле булсын! —«Энә белән казыдыңмы?» дип сорамаслар. 461. Ташкыны кайтса да, юшкыны калыр. 462. Ташу барганда гөрләвек белән дә уйнама. 463. Ташыган диңгез дә кайта. 464. Ташыган су белән тегермән тартмый. 465. Тегермәнне эшләткән дә су, ваткан да су. 466. Тездән суга билдән тәүбә. 467. Тиз аккан тиз туктар. 468. Тирән елга тавышсыз ага. 469. Тирән сулар болганмый. 470. Томырык күлдә корт уйнар. 471. Тонык күлдә корт була, корт булмаса, чурт була. 472. Торган су исләнә. 473. Тымызык елга көймәне алып китәр. 474. Тымызык күлдә балык уйнар. 475. Тыныч күлдә җеннәр күп үрчи. 476. Төкермә иске коега, яңасын казыйсы булыр. 477. Түгәрәк күлдә балык күп. 478. Уй бар җирдә су бар. 479. Черек бау белән коега төшмә. 480. Чулманны чуманга утырып кичмиләр. 481. Шартта-мартта ни дә юк, тымызык күлдә корт уйный. 482. Шаулаган судан курыкма, шым судан курык. 483. Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең. 484. Эчмәс җирдә су бар, якмас җирдә ут бар. 485. Югын барда чебен бар, чебен барда чирем бар. 486. Яман елга ташыса кичү бирмәс. 487. Яхшы суны ерак түкмиләр. 488. Яңа күлнең суы суык. 489. Үзең эчәсе коега бер вакытта да чүп салма. 490. Җаек баштан җил иссә, яз булса да кыш булыр. 491. Җиренә күрә чишмәсе. 492. Җәйнең күрке яр булыр, ярның күрке тал булыр. * * * 493. Аның күле тирән. 494. Аның тирәсендә талкан коры, су салкын. 495. Араларын су белән дә, ут белән дә аерып булмас. 496. Араларыннан су да үтми. 497. Ару суны куерта. 498. Аңа диңгез тубыктан. 499. Аңа ышан — суга таян. 500. Баскан эздән су чыгара. 501. Батмастан күбеккә тотыну. 502. Батып барганда саламга тотыну. 503. Бер кашык су белән йотарлык. 504. Болак суы эчмәгән. 505. Диңгез ташыса, тубыгына җитми. 506. Диңгездән бер тамчы. 507. Диңгездән чыктым, коега баттым. 508. Елганың яры тулган. 509. Идел күреп сусыз үлгән. 510. Идел суы илле батман. 511. Идел чыкканчы балтасын бирә, Идел чыккач сабын да тоттырмый. 512. Ике тамчы су кебек. 513. Инештә су бетмәсә, бездә җыр бетмәс. 514. Исенә төшкәч, Идел кичәр. 515. Коры елгага батыру. 516. Күлне күккә аса. 517. Пычрак суда кер юа. 518. Салкын су белән майлау. 519. Салкын су сипкән кебек булды. 520. Су күрмичә чабуын күтәргән. 521. Су чыкмаган җирдә кое казу. 522. Су янына икмәксез утырганы юк. 523. Суга кереп коры чыгар. 524. Суга салган тоз кебек югалган. 525. Суга сәнәк белән язылган. 526. Суга төшерми, утка пешерми. 527. Суга төшкән күк булды. 528. Суга төшсә — тау күргән, өйгә кергән — морҗа күргән. 529. Суда батмый, утта янмый. 530. Суда чакта — үгезем, судан чыккач — мөгезем. 531. Судан сүзсез, тигәнәктән тәбәнәк. 532. Сусыз юа, җилсез киптерә. 533. Суы юк эчәргә, күпере юк кичәргә. 534. Тояк суы эчкән кеше. 535. Төпсез коега төшерү. 536. Чишмәне Иделгә түккән. 537. Чулманда икән чурагай. 538. Шешә суы түгел инеш суы да җитмәс. |