660. Адашканны артындагы белер, ялгышканны янындагы белер. 661. Ал биргәнче җан бир. 662. Алга бар — артыңа кара. 663. Алга карасаң, абынмассың. 664. Алда барганга урын күп. 665. Алда барма, артта калма. 666. Алды барның арты бар. 667. Алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара. 668. Алдыңа кара — кая барганыңны белерсең, артыңа кара — каян чыкканыңны белерсең. 669. Алдыңда — ышанычың, артыңда таянычың булсын. 670. Алдыңда җитәкчең булсын, артыңда терәкчең булсын. 671. Алдыңны-артыңны белеп йөр. 672. Алтмыш адым атлаганчы, алты тапкыр артыңа кара. 673. Алыс булса — кешнәмә, якын булса — тешләмә. 674. Алыска салырсың — якыннан алырсың. 675. Алыстан арбаланганчы, якыннан дурбала. 676. Артта калган — чаба-чаба талган. 677. Артын кайгырткан арымас. 678. Артыңда ни барын белмәсән — тотылырсың, алдыңда ни барын күрмәсәң — егылырсың. 679. Артыңны уйламыйча югары үрмәләмә: егылып төшсәң, башың ярылыр. 680. Биек күтәрелгән егылудан курка. 681. Биектән дә биек бар. 682. Бишкә урын табыла, бергә урын табылмый. 683. Ерак белән якынны йөргән белә. 684. Еракка куйсаң, якыннан алырсың. 685. Ерактагы чап була, килә-килә чак була. 686. Ерактан арба белән китергәнче, якыннан капчык белән китер. 687. Ерактан — ишетеп беленә, якыннан — күренә. 688. Ерактан караган күбрәк күрә. 689. Ерактан киңәшмә, якыннан сөйләшмә. 690. Ерактыр да — якындыр, якындыр да — ялкындыр. 691. Изге урын буш булмас. 692. Күренгәннең алыслыгы юк, күтәргәннең авырлыгы юк. 693. Сулда солтан булса да, уңга бар. 694. Тар җирдә тамаша булма, киң җирдә корыкчы булма. 695. Түбәнгә карап шөкер ит, югарыга карап фикер ит. 696. Түбәннән югарыга ун ел менәләр, югарыдан түбәнгә ун көн дә җитә. 697. Урынына куйсаң, урыныннан алырсың. 698. Урынында бар уңадыр, урынында юк югалыр. 699. Уңагайга — сулагай. 700. Уңга киткән уңар, сулга киткән туңар. 701. Югары куйсаң—пешә, түбән куйсаң —төшә. 702. Югары менгән саен, алга ераграк карарга кирәк. 703. Югары менгәч, түбән карама. 704. Югары менми менгән — түбән караса түнгән. 705. Югары менү — морат, аста калу — оят. 706. Югары очкан түбән кунар. 707. Югары урын барда түбән утырма. 708. Югары ятсаң — җил алыр, түбән ятсаң — сил алыр. 709. Югарыга карап куан, түбәнгә карап юан. 710. Югарыга карап уйла, түбәнгә карап эшлә. 711. Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал. 712. Югарыга үрмәлиләр, түбәнгә тәгәриләр. 713. Югарыдан егылган сау калмый. 714. Якындагым ерактан барып сора. 715. Яныңдагы чакмасын, читтән чаккан берни түгел. 716. Өстә булганны аста көт. 717. Үз урынын белмәгән урынсыз калыр * * * 718. Алдындагын алты ай эзләгән. 719. Алдың — Казан өлгесе, артың — Мәскәү көзгесе. 720. Алдыңда — ялтырый, артыңда — шалтырый. 721. Алдыңнан артың матур. 722. Алдыңнан артың яхшы — юлларыңа ак җәймә. 723. Арттан караганда алда, үзе һаман анда. 724. Артыңнан бер чиләк ком. 725. Астан кереп, өстән чыккан. 726. Астан уеп, өстән җую. 727. Асты — тәпи, өсте — тәти. 728. Астыннан кисеп, өстеннән ямый. 729. Бер адым алга, ике адым артка. 730. Бер алдына, биш артына төшү. 731. Берсе уңга ишә, берсе сулга ишә. 732. Дүрт ягың — кыйбла. 733. Еракта — кешнәшер, якында — тешләшер. 734. Ерактан әйләнеп сөрдерә. 735. Ике арада, бер турыда калу. 736. Кырындагын кырык ел эзләгән. 737. Ни ылтара, ни пылтара — калган ике уртада. 738. Сул ягы белән торган. 739. Уңга да юк, сулга да юк. 740. Уңны белми, кирене куймый. 741. Югары булып күктә юк, түбән булып җирдә юк. 742. Өрмәгән урынга утыртмас. 743. Өскә куйсаң — аз, аска куйсаң — таз. 744. Өстәгесен уя, астагысын суя. 745. Үнәре үргә тарта, арт саны түнгә тарта. |