Среда, 18.06.2025, 05:32:03   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Категории каталога
Публикации [27]
Музей [26]
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары [165]
Герои Советского Союза - наши земляки [211]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Статьи
Главная » Статьи

Всего материалов в каталоге: 429
Показано материалов: 1-10
Страницы: 1 2 3 ... 42 43 »

Яшин Георгий Филипп улы 1907 елның 17 апрелендә хәзерге Татарстан Республикасы Биектау районының Бөреле авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте — рус. Авыл мәктәбен тәмамлаган. Казанда эшләгән. Совет Армиясе сафларында 1929—1931 елларда хезмәт иткән. 1931 елдан КПСС әгъзасы. НКВД органнарында эшләгән.

Бөек Ватан сугышы фронтына 1942 елның августында киткән.

Ленинград фронты составындагы 21 нче армиягә кергән 45 нче гвардия укчы полкында укчы рота парторгы, взвод командиры ярдәмчесе гвардия старшинасы Яшин 1944 елның 10 июнендә Карелия муенында Белоостров бистәсе тирәсендә беренче булып һөҗүмгә күтәрелгән һәм дошман траншеясына бәреп кергән, ике сугышчы белән бергә гранаталар ыргытып дзотны юк иткән; сугышта сафтан чыккан рота командирын алыштырган. Яраланса да, сафта калган. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 21 июлендә бирелгән.
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Просмотров: 15 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Яницкий Василий Иван улы 1916 елның 28 февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск районы Иске Куак авылындагы крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус. 7 сыйныф белемле. Колхозда эшли. Казандагы механика техникумының 2 курсын тәмамлый. 1939 елда Тамбов очу училищесын тәмамлый. Көнбатыш Себер идарәсендә очучы булып эшли.

1940 елдан Совет Армиясе сафларында. Очучылар хәзерләү Югары курсларын тәмамлый, Киев хәрби округының 227 нче авиация полкы хәрби очучысы була.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 52 нче бомбага тоту авиаполкының (Көньяк-Көнбатыш фронт, 8 нче һава армиясе, 270 нче бомбага тоту авиация дивизиясе,) эскадрилья командиры урынбасары өлкән лейтенант Яницкий дошманның күп кенә аэродромнарын һәм гаскәрләрен юк итүдә катнаша.

1942 елның 20 июнендә Яницкий каты яралана, шуңа да карамастан үзенең самолетын аэродромга утырта. 1942 елның 12 августында өлкән лейтенант В. Яницкийга күрсәткән батырлыгы, җиңүгә омтылганы, хәрби бурычка тугры калганы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Просмотров: 14 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Якупов Николай (Камил) Якуп улы 1920 елның 15 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Тукай районы Иштирәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Татар. 1939 елда Чистай шәһәрендәге медицина техникумын тәмамлый. Кама Тамагы районы Кариле авылында фельдшер булып эшли. 1939 елдан Совет Армиясе сафларында.
1939—1940 елларда фин сугышында, 1939 елда Көнбатыш Украина белән Көнбатыш Белоруссияне азат итүдә катнаша.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтында. 1942 елдан КПСС әгъзасы.

58 нче гвардия кавалерия полкының (Үзәк фронт, 61 нче армия, 7 нче гвардия кавалерия корпусы, 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе) медицина пункты фельдшеры медицина хезмәте гвардия өлкән лейтенанты Якупов Дон һәм Идел буе далаларында сугыша. 1943 елның 27 сентябрь төнендә Нивки авылы (Гомель өлкәсенең Брагин районы) янында Днепрны кичкәндә көймәдә яралыларны һәм сугыш кирәк-ярагын ташый, шулай 27 юл ясый. Бу төндә 74 сугышчыны үлемнән коткара.

1944 елның 15 гыйнварында медицина хезмәте гвардия өлкән лейтенанты Н. Якуповка Днепр елгасы буенда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Просмотров: 12 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Яковлев Евстафий Григорий улы 1914 елның 27 апрелендә хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск районы Сходнево-Чертанла авылында крестьян гаиләсендә туа. Чуаш. 5 сыйныфны һәм механизаторлар курсын тәмамлый. Колхозда тракторчы булып эшли.

1939 елдан Совет Армиясе сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый.

Яковлевның сугыш юлы Кавказдан алып Германиянең башкаласы Берлинга кадәр сузыла. 1945 елның 16 апрелендә 1054 нче укчы полкның (1 нче Белоруссия фронты, 5 нче удар армия, 301 нче укчы дивизия) рота командиры өлкән лейтенант Яковлев Одердан Берлинга таба ясалган һөҗүмдә Вербиг (хәзерге Нойлангзов, Зелов шәһәреннән төньяк-көнчыгыштарак, ГФР) тимер юл станциясе тирәсендә ротаның сугыш хәрәкәтен оста оештыра. Ныклы дошман оборонасын өзеп, рота безнең танкларның хәрәкәтен тоткарлаган фаустниклар подразделениесен юкка чыгара. Яковлев бу сугышта һәлак була.

Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 31 маенда, үлгәннән соң, бирелә.
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Юхвитов Петр Сергей улы 1918 елның 1 октябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылында крестьян гаиләсендә туа. Чуаш. 1941 елдан КПСС әгъзасы. Педагогия училищесын тәмамлый, башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 1939 елдан Совет Армиясе сафларында. 1941 елда Төмән хәрби пехота училищесын тәмамлый. Шунда ук рота белән идарә итә.

1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтында. 873 нче укчы полкның (4 нче Украина фронты, 1 нче гвардия армиясе, 276 нчы укчы дивизия) рота командиры өлкән лейтенант Юхвитов Киев өчен сугышта катнаша, яралана, ләкин алгы сафларда кала, Карпат буенда сугыша.

1944 елның 12—14 августында Юхвитов Ивано-Франковск өлкәсенең Коростеньки авылы янындагы сугышта фидакарьлек, югары хәрби осталык һәм зур батырлык күрсәтә. Сугышчылар төркеме белән Юхвитов көтелмәгән һөҗүм нәтиҗәсендә калкулыкны яулап алуга ирешә, дошман аны ничек кенә кире кайтарырга тырышмасын, һаман чигенергә мәҗбүр була. Шушы калкулык өчен барган сугышта Юхвитов һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 24 мартында, үлгәннән соң, бирелә.
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Шульгин Борис Владимир улы 1905 елның 12 сентябрендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Рус. 8 сыйныф тәмамлаган. Заводта эшләгән. 1926 елдан Совет Армиясе сафларында. 1929 елдан КПСС әгъзасы. 1929 елда ВЦИК исемендәге Мәскәү хәрби мәктәбен, 1934 елда механикалаштырылган һәм бронетанк гаскәрләре команда составының белемен күтәрү курсларын тәмамлаган.

1941 елның июленнән Шульгин Бөек Ватан сугышы фронтында.

17 нче гвардия танк бригадасы командиры (1 нче Белоруссия фронты, 65 нче армия, 1 нче гвардия танк корпусы) гвардия полковнигы Шульгин Мәскәү янында сугыша, Сталинград, Курск дугасы, Орел һәм Белоруссия өчен барган сугышларда катнаша. Польшаны азат итү сугышында ул аеруча батырлык күрсәтә. Бригада, дошманның Көнбатыш Буг елгасындагы һәм Вышкув шәһәре тирәсендәге оборонасын өзеп, Варшаваның төньягындагы Нарев елгасына чыга. 1944 елның 5 сентябрендә елганы кичә һәм Сорецк шәһәре янында көнбатыш ярдагы плацдармны ала.

1945 елның 6 апрелендә Шульгинга шушы батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Шафранов Петр Григорий улы 1901 елның 9 гыйнварында Татарстанның Буа районы Зур Фролово авылында крестьян гаиләсендә туа. Рус. 1919 елдан Совет Армиясе сафларында. Гражданнар сугышында катнаша. 1926 елдан КПСС әгъзасы. 1923 елда Саратов артиллерия курсларын, 1928 елда Сумы артиллерия мәктәбен, 1934 елда Ф.Э. Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясен тәмамлый. 1935 елдан — инженер, РККАның Артиллерия идарәсе бүлегенең башлыгы. 1938—1941 елларда СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Оборона комитетында.

1941 елның июленнән Шафранов Бөек Ватан сугышы фронтларында. Артиллерия полкы, укчы дивизия, укчы корпус белән җитәкчелек итә, 1944 елның октябреннән ул армия гаскәрләренең командующие.

31 нче армия командующие (З нче Белоруссия фронты) генерал-лейтенант Шафрановка 1945 елның март—апрель айларында Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба урнашкан дошман группировкасын юк итүне оста оештырганы өчен 1945 елның 19 апрелендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Просмотров: 14 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Шәрипов Фатыйх Зариф улы 1921 елның 20 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Ютазы районы Бәйрәкә-Тамак авылында крестьян гаиләсендә туа. Татар. Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлый, укытучы булып эшли.

1940 елдан Шәрипов Совет Армиясе сафларында. 1942 елда Казан танк училищесын тәмамлый. 1942 елдан КПСС әгъзасы.

1942 елның маеннан Шәрипов хәрәкәттәге армиядә. 183 нче танк бригадасының (Воронеж фронты, 40 нчы армия, 10 нчы танк корпусы) танк ротасы командиры өлкән лейтенант Шәрипов 25 июль көнне беренче тапкыр сугышка керә. Ул сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый, ике тапкыр танкта яна, 4 тапкыр яралана, 2 тапкыр контузия ала. Днепрны кичкәндә моңарчы булмаган батырлык күрсәтә. 1943 елның 23 сентябренә каршы төндә өлкән лейтенант Шәрипов рота белән Балык авылы (Киев өлкәсе) тирәсендә Днепрны кичә һәм 3 тәүлек дәвамында дошманның контрһөҗүмнәрен кире кага. Плацдармны киңәйтү өчен барган сугышта мөһим үрне алуга ирешә.

Днепрны кичкәндә күрсәткән осталыгы, плацдармны кулда тотуы, батырлыгы өчен 1944 елның 10 гыйнварында өлкән лейтенант Шәриповка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Просмотров: 18 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Шәрипов Нурмый Хәләф улы 1925 елның 25 февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Тукай районы Казаклар авылында туа. Милләте —татар. Тулы булмаган урта белем ала. Колхозда эшли.

1943 елның февраленнән Совет Армиясе сафларында.

1943 елның августыннан хәрәкәттәге армиягә алына. 53 нче гвардия танк бригадасының (1 нче Украина фронты, З нче гвардия танк армиясе, 6 нчы гвардия танк корпусы) разведка взводы командиры гвардия сержанты Н. Шәрипов Украинаны азат итүдә катнаша, беренче төркем белән Днепрны кичә, дошман оборонасын өзеп, Львов шәһәренә барып җитә. Аның разведчиклар отделениесе танклар һәм бронетранспортерларда, авыр урман юлларын бригададан элек үтеп, дошман гарнизоннарын һәм подразделениеләрен юкка чыгара. 1944 елның 27 июлендә сержант Шәрипов Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә. Кукизув авылы янында ул, беренчеләрдән булып, дошман траншеясына бәреп керә һәм, андагы пулемет расчетын юкка чыгарып, офицерны әсир итә.

Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда аның ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, Шәрипов кулга төшергән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы дошманнарны һәм үзен граната белән шартлата.
Үлгәннән соң, 1944 елның 23 сентябрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Просмотров: 15 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Шәмсетдинов Гали Нурулла улы 1915 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Чистай районы Яуширмә авылында крестьян гаиләсендә туган. Татар милләтеннән. 1943 елдан КПСС әгъзасы. Чистайда педагогия училищесын, Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Авылда мәктәп директоры булган.

1939 елдан Совет Армиясе сафыңда, 1941 елда Ульяновскида танк училищесын тәмамлый. Сугышның беренче көннәреннән яу кырында сугыша (июнь, 1941). Дошман көчләре белән беренче мәртәбә Смоленск өчен сугышта очраша. Дошманны Мәскәү астыннан куу, Курск дугасы һәм Киевны азат итү сугышларында да яшь командир сынатмый. 1 нче Украина фронтының З нче гвардия танк армиясе 7 нче гвардия танк корпусыңда 56 нчы гвардия танк бригадасы танк ротасы командиры гвардия лейтенанты Г.Н. Шәмсетдинов 1944 елның 14 июлендә Львов юнәлешендә башланган зур һөҗүмдә алгы сафта бара, Сож елгасы кичүен яулап ала. Шул кичү тирәсендә барган каты бәрелешләрнең берсендә, Украинаның Львов өлкәсе Пустомытов районы Гомулец авылы янәшәсендә Г.Н. Шәмсетдинов 22 июльдә батырларча һәлак була. 1944 елның 23 сентябрь Указы белән Г.Н. Шәмсетдиновка, һәлак булганнан соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Советлар Союзы Геройлары — Татарстан уллары | Просмотров: 12 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz