Воскресенье, 05.05.2024, 10:30:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » АК БҮРЕ ЫРУЫ
АК БҮРЕ ЫРУЫ
18:53:17
Авылыбызда төрле кушаматлар йөри. Төрлесе төрле вакытта, төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә барлыкка килгәннәр алар. Кешенең кем булуын шул кушаматларга карап та белеп була. Әйтик, «Төлке» кушаматлы кеше бар икән, димәк, ул хәйләкәр, уйлап эш итүчән. «Аю» кушаматлы адәмнең ни аңлатканын сиземләү кыен түгел. Димәк, пошынмый торган кеше бу. «Куян» кушаматлы адәм турында ни әйтергә мөмкин? Куркакларга шундый кушамат такканнар.

Авылыбызда «казныкылар», «бүренекеләр» дигән буыннан-буынга килә торган нәселләр бар.

«Бүренекеләр». Нәрсәне аңлата соң ул? Тарихы ерак болгар бабаларыбызның ак бүре ыругына барып тоташмыймы аның? Бу сорауларга да халык риваятьләре генә җавап бирә алырдыр.

...Кара урман, дерелдәп торган сазлыклар уртасында яшәгән бу халык. Дошманнардан саклану өчен бик кулай булган мондый урын. Ир-егетләр ауга йөргәннәр, балык тотканнар, торак җиткергәннәр. Хатын-кыз, бала-чага йорт-җир тирәсендә чыр-чу килгән, шунда ашамлык әзерләгән, кием-салым теккән, йорт-җиргә күз-колак булган.

Ә күз-колак булырга бик тә кирәк. Әнә күршедәге кабиләне ниндидер явыз адәмнәр килеп бөлдереп киткән, ничаклы кешесе кырылган. Елганың тамагындагы «бөркетләр» ыругына ниндидер җәнлекләр һөҗүм иткән, ди. Шуларны истә тоткан хәлдә, ыруг башлыгы Актимер ауга китәргә тиешле берничә ир-егетне авылда калдырды. Хатын-кызларның үткенрәкләренә дә ук-җәяләр калдырылды.

Аучылар китеп ике көн узганнан соң, авылда ыгы-зыгы купты. Энҗе исемле бер хатынның теле ачылып килүче яшь баласын бүре урлап киткән, ди.

Әлеге хатын инешкә кер чайкарга төшкән икән. Баласын үзеннән ерак булмаган агач ышыгына куйган. Керләрен чайкап бетергәндә генә, бала елаган тавышка сискәнеп киткән ул. Караса, сабый янында ак бүре. Хатынны күрүгә, ерткыч баланы эләктереп ала да, урманга кача...

Шушы хәсрәттән Энҗе исемле ул хатын сулыгып кала, көннәр-төннәр буе ул баласын эзли. Әмма сабый табылмый. Аудан кайткан ире дә, дус-туганнары да баланы эзләп шактый вакыт уздыра. Әмма файдасыз.

Көннәр, айлар, еллар үтә. Энҗе дә, аның батыр ире Бөркет тә югалган улларын оныта алмый. Төшләренә кереп йөдәтә ул аларның.

— Табылыр, ахрысы, безнең улыбыз,— ди беркөнне Бөркет үзенең сөеклесенә.— Бер төш күрдем. Имеш, безнең өйгә югалган ак күгәрченебез очып кайткан. Ә без аны танымыйбыз, имеш... Ул кара төстә икән.

— Табыла гына күрсен, табыла гына...

— Күп еллар узды шул инде. Ул хәзер безне танымас та, шәт...

Бөркет үзенең дуслары белән янә ауга җыена башлады. Сунарчылар бу юлы кара урманны чыгып, чәнечкеле агачлар — ылыслы якта йөреп карарга булдылар. Юл ерак һәм куркыныч. Бу төбәкләрдә аларның бөтенләй йөргәннәре юк. Шуңа да күп итеп ук-җәя, азык-төлек алдылар, хәнҗәрләрен яхшылап үткерләделәр.

...Бер көн, ике көн, өч көн бардылар алар. Менә яңа яуган кар өстендә җәнлек-киек эзләре күренгәли башлады. Сунарчылар шул эзләр буйлап киттеләр.

— Чү, тукта,— диде аучыларның берсе.— Монда ниндидер ят эз дә бар. Бүренекенә дә, аюныкына да, кабанныкына да охшамаган. Кешенекенә тартым бу эзләр...

Барысы да сәерсенеп шул эзне карады. Әлеге сәер, бернинди җәнлекнекенә охшамаган эз аларны тагын да куерак урман эченә алып керде. Сунарчылар әлеге җәнлекне төрлесе төрле яклап камарга булдылар һәм төрлесе төрле яклап сәер эзне кысрыклый башладылар.

Сунарчы Бөркет тә шул эз буйлап урман эченә таба атлады. Ул һәр тавышны шөбһәләнеп, һәр кыштырдауны сагаеп тыңлады.

Шулчак аның каршыннан ике ак бүре йөгереп узды. Аннан өченчесе... Бөркет, атарга дип, җәясен тартты. Каршысында кешегә охшаган бер җанвар пәйда булды. Киерелгән җәяне бушатырлык түгел иде. Ук сызгырып теге сәер җанвар ягына очты. Шул мизгелдә бөтен урманга ачы аваз таралды: «Әни...» Сунарчы Бөркетнең күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Ул бер мәлгә каушап калды. Әмма куркаклардан түгел иде ул. Тиз генә үз-үзен кулга алды да табышы янына чапты.

Яңа яуган кар өстендә канга манчылып, бүрегә дә, кешегә дә охшамаган бер җан иясе ята. Тавышка башка сунарчылар да йөгереп килеп җитә. Әмма ни файда. Сәер җанвар инде үлгән. Сунарчы Бөркет аны кат-кат әйләндереп карый.

Шулчак аның игътибары әлеге җан иясенең маңгаендагы миңенә юнәлә.

— Бу минем югалган улым ич,— ди ул, нишләргә белмичә.— Минем улым... Үз кулларым белән үзем үтердем. Газиз баламны. Явыз җанвар диеп үтердем...

Тау хәтле әлеге кайгыны күтәреп үз кабиләсенә юнәлә аучы Бөркет. Бүреләр арасында көн күргән баланы авыл халкы зурлап җирли. Энҗе белән Бөркетне, аларның югалган һәм менә инде шушы хәлендә табылган улларын кызганып бөтен авыл җылый. Әмма елаудан ни файда соң?

Халыкның әлеге елавы басылырга өлгерми, авыл читендә төннәрен бүре улаганы ишетелә башлый. Ул улау җылауга да, ялваруга да охшаган, ди, имеш. Шушы вакыйгалардан соң халык сунарчы Бөркет нәселен «бүренекеләр» дип йөртә башлаган, ди.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3610 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz