Суббота, 27.04.2024, 20:19:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 8
Гостей: 8
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 28
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Жиде йөз елда иде: Аксак Тимер Шәһри Болгарны алды Габдулла ханнан. Габдулла ханның ике углы бар иде. Бере Алтын бик, бере Галим бик. Ул белеклектән соң килеп, Казан елгасы өстендә кала ясадылар, шәһәр иттеләр. Ул халык йөз дә дүрт ел анда тордылар. Ахыр, ул урынны яратмыйча, ул урыннан күчтеләр, Казан суының тамагында шәһәр төзеделәр. Йөз дә илле сигез ел анда булдылар. Мөселман ханының нәселе анда киселде.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2634 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 4.0/2 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Иске Казан ханлыгы вакытында вә һәм бу яңа Казанның гыймарәтеннән соң барысы ике йөз илле еллап мөселман ханнары кулында Казан шәһәре бик төзек торды. Голәмалары вә мөдәррисләре вә һәм көтепханәләре күп иде вә талибләре күп иде. Ханнарының дошманнары юк иде.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3649 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Наласа картының риваяте буенча, Иске Казанда ханнар берничә заман торганнан соң, бер заман бер карчык Казанка елгасыннан су алып менгәндә сукранып менә икән: «Һай, гакылсыз патшалар, мондаен җиргә кеше кала салырмы? Бакчы, моннан су алып бу кадәр биек тауга менүе ни газаптыр»,— дип.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1151 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Элгәре чакларда Казан кешеләреннән берәүнең Елан тавы урманында умарталыгы бар икән. Җәйнең матур көннәрендә бу кеше үзенең бала-чагалары белән шул умарталыгына барып хозур кыла булган. Умарталыгына баруны бу кеше үзе дә, бала-чагалары да бик яраталар икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1543 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Казанны күчерү яки аңа нигез салыну бер вакыйгага барып тоташа.

Казанның бер бае үзенең гүзәл кызын умарталыгына алып йөргән. Умарталык исә хәзерге Казан һәм Елантаудагы монастырь урнашкан урында — урманда булган. Бу кыз кияүгә чыккан. Бер көнне ул, Казанкадан су алып менгәндә, Казанга нигез салучыны орышкан. Аның сүзләре шул заманның ханы Гали бигә барып ишетелгән, һәм ул аны үзенә чакырткан.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 783 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Элек Казан башка урында, Казанканың бик текә ярында булган. Иске Казанда бер умартачы яшәгән. Хәзерге Казан урнашкан Елан тавында аның умарталары булган. Умартачы умарталыгына еш кына үзенең матур кызын да алып барган. Кызга бу урын бик ошаган: «Шәһәр нигә биредә түгел икән»,— дип уйлаган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 4114 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 4.0/3 | Комментарии (0)

Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz