Пятница, 10.05.2024, 18:06:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 28 » КАЗАН ТАРИХЫ
КАЗАН ТАРИХЫ
23:34:48
Жиде йөз елда иде: Аксак Тимер Шәһри Болгарны алды Габдулла ханнан. Габдулла ханның ике углы бар иде. Бере Алтын бик, бере Галим бик. Ул белеклектән соң килеп, Казан елгасы өстендә кала ясадылар, шәһәр иттеләр. Ул халык йөз дә дүрт ел анда тордылар. Ахыр, ул урынны яратмыйча, ул урыннан күчтеләр, Казан суының тамагында шәһәр төзеделәр. Йөз дә илле сигез ел анда булдылар. Мөселман ханының нәселе анда киселде.

Казан шәһәрендә хан юк булды исә, ул заманда кяфер урыс кулында Шәгали хан тоткын иде. Мөселманнар барып китерделәр, Казан шәһәрендә ханлыкка күтәрделәр. Ул Казанда утыз өч ел ханлык сөрде. Аннан соң кяфер урыс көчәеп, ләшкәре белән Казан шәһәрен алырга килде. Калталы Җәван иде. Җиде елгача орыш-кырыш кылды, мөселманнарны ала алмады.

Янә Казан шәһәрен алмастан борын Зөя суының тамагында кяфер урыс кала сукты. Бөтен малын, коралын, азыгын анда куйды. Аннан соң, ахыр бар, Шәгали хан урыска гаммазлык кылып ... бер көн дарыларына су койдырды, шәһри Казанны урыска бирде. Мөселманнар бу эштән хәбәрләре юк иде. Күп әдәмнәр һәлак булдылар, кырылдылар.

Янә ул кыргыннан соң урыс ханы Казанны биләде. Ул вакыт тарих тугыз йөз алтмыш бердә иде, Казан вилаятен кяфер урыс алды. Якшәмбе көн гакраб йолдызының икенче көне иде, сычкан елында иде. Казан шәһәрендә йорт биләгән ханнарның атлары болардыр. Әүвәл Габдулла хан углы Алтын бик хан, Галимбик [хан], аннан соң Мәхмүт хан, аннан соң Мәмнәк хан, аннан соң Хәлил хан, аннан соң Ибраһим хан, аннан соң Илһам хан, аннан соң Габделлатыйф хан, аннан соң Сахиб Гәрәй хан, аннан соң Сафа Гәрәй хан, аннан соң Гали хан, аннан соң Үтәш хан, аннан соң Ядгәр хан, әмма Ядгәр заманында тарих тугыз йөз илледә көн тотылды. Аннан соң Шәгали хан, аннан соң кяфер урыс алды...

Ләшкәр — гаскәр.
Ахыр бар — ахыр килеп, соңыннан.
Гаммазлык кылу — шымчылык кылу.
Вилаять — өлкә дәүләт.
Көн — биредә: кояш.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2636 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz