Воскресенье, 28.04.2024, 11:59:49   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 26
Болгар чорына караган риваятьләр.

Биш йөз егерменче елда мин Болгарда гъад халкы токымыннан булган тере кеше күрдем. Аның биеклеге җиде терсәктән артык иде. Аны Дәфгый дип атап йөртәләр. Култык астына кечкенә баланы кыстырган кеше шикелле, ул атны үзенең култык астына кыстыра торган иде. Һәм болай булган: бу өлкәдә сугыш чыккан вакытларда, кулына таяк тоткан шикелле, ул үсеп утырган имән агачын йолкып алып кына сугышкан; әгәр дә аның белән филне сукса, ул, һичшиксез, аны үтерер иде.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1085 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 26.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Болгар чорына караган риваятьләр.

Дәхи, Болгар җирендә мин бер зур кеше күрдем. Ул кеше һуд заманында гъадлар нәселеннән, имеш. Бу кешенең буе җиде зираг кадәрле иде. Үзе Болгар падишасының хезмәтендә иде.
Патша аны үзенә якын кылды һәм аңа сугыш киеме вә олуг казан мисалында сугыш бүреге ясаткан.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1622 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 26.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Болгар чорына караган риваятьләр.

Тикин бервакыт миңа Болгар падишасының илендә бер бик зур гәүдәле ир кеше барлыгын сөйләгән иде. Һәм шулай, бу илгә килгәч, аның турында мин падишадан сорадым. Ул миңа әйтте: «Әйе, элек ул кеше бездә бар иде, ләкин ул үлде инде. Ул бу җирнең кешеләреннән түгел һәм шулай ук гади кешеләрдән дә түгел иде. Аның тарихы шундый: сәүдәгәрләрдән булган берничә кеше, гадәттәгечә, Әтил елгасына чыгалар; елга күтәрелеп, суы ярларыннан ташыган була.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3124 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 26.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Болгар чорына караган риваятьләр.

«Болгар» сүзенең мәгънәсе — «белемле кеше». Эш шунда ки, безгә Бохарадан мөселман сәүдәгәрләреннән берәү килгән, ә ул тыйб гыйлемен яхшы белгән фәкыйһ булган. Шул чакта патша да, аның хатыны да бик каты авырып китәләр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 4979 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 26.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Болгар чорында караган риваятьләр.

Нух пәйгамбәрнең өч улы булган. Аның бер улы Яфәс атлы икән. Яфәснең Газый, Төрек, Алып исемле өч улы булган. Яфәснең уллары берсеннән-берсе матур, зифа буйлы батыр егетләр булып үскәннәр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3563 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 26.07.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz