Пятница, 03.05.2024, 17:26:01   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 26 » ЗУР ГӘҮДӘЛЕ КЕШЕ
ЗУР ГӘҮДӘЛЕ КЕШЕ
22:05:00
Тикин бервакыт миңа Болгар падишасының илендә бер бик зур гәүдәле ир кеше барлыгын сөйләгән иде. Һәм шулай, бу илгә килгәч, аның турында мин падишадан сорадым. Ул миңа әйтте: «Әйе, элек ул кеше бездә бар иде, ләкин ул үлде инде. Ул бу җирнең кешеләреннән түгел һәм шулай ук гади кешеләрдән дә түгел иде. Аның тарихы шундый: сәүдәгәрләрдән булган берничә кеше, гадәттәгечә, Әтил елгасына чыгалар; елга күтәрелеп, суы ярларыннан ташыган була.

Бу көнне мин аңыма килеп тә өлгермәдем, яныма сәүдәгәрләр төркеме килде һәм миңа әйттеләр: «И падиша! Судан бер кеше йөзеп чыкты, әгәр ул безгә якын халыклардан булса, безгә бу җирләрдә торырга мөмкинлек булмас һәм безгә моннан икенче җиргә күчеп китүдән башка чара калмас»,— диделәр. Шуннан соң мин, атка атланып, алар белән елга буена бардым. Менә минем алдымда шул кеше, күрәм: аның озынлыгы минем терсәкләрем белән үлчәгәндә, унике терсәк булыр. Башы иң зур казанның зурлыгы кадәрле, борыны чиректән артык, ике күзе гаять зур, бармакларының һәркайсы чиректән артык. Аның күренеше мине теге кешеләр төсле куркуга салды. Без аның белән сөйләшә башладык, ә ул безнең белән сөйләшми, тик карап кына тора иде. Мин аны үзебезнең тора торган җиребезгә кайтарттым вә вису халыкларына — ә алар бездән өч ай барырлык юл ераклыгында торалар — аның турында сорап хат яздым.
Алар исә, миңа хәбәр итеп: бу кеше яэҗүҗ һәм мәэҗүҗләрдән, дип яздылар. Алар бездән өч ай барырлык юл ераклыгында торалар. Алар белән безне диңгез аерып тора, чөнки алар диңгезнең безгә каршы ярында яшиләр. Алар кыргый хайваннар шикелле якынлык итешәләр. Гыйззе вә җәл алар өчен һәр көнне диңгездән бер балык чыгара, һәм аларның һәркайсы, килеп, янындагы пычак белән, үзенә һәм гаиләсенә күпме кирәк, шул кадәр аңардан кисеп ала. Әгәр дә исә ул үзенә һәм гаиләсенә җитәрлек кадәрдән артык алса, ул чакта аның эче авырта. Кайбер чакта ул үлеп тә куя, ул чагында барысы да үләләр. Кайчан исә алар балыктан үзләренә кирәк кадәр генә алалар икән, ул балык әйләнә дә диңгезгә төшеп китә. Һәм шулай итеп алар көн вә төн шул рәвешчә тереклек итәләр.

Ә безнең белән алар арасында бер яктан — диңгез, икенче яктан — әйләндереп алган таулар һәм киртә, вә шулай ук, гадәттә, алар чыга торган капка бар. Ә кайчак исә гыйззе вә җәл аларны кешеләр яши торган җиргә чыгарырга теләсә, ул аларга киртәне ача һәм диңгез суы җиргә сеңә, алар өчен балык килүе дә туктый».

Шуннан мин бу кеше турында аннан сорадым, һәм ул әйтте: «Ул берникадәр вакыт минем янымда яшәде һәм шулай була торган иде: аңа бала караса, ул бала үлә, корсаклы хатын караса, ул хатын йөген төшерә иде. Һәм болай да булгалады: әгәр ул берәр кешене эләктереп алса, аны һич тә җибәрми, ике кулы белән үтергәнче кыса иде. Моны күргәч, мин аны бер биек агачка астырып куйдым, ул шунда үлде. Әгәр дә аның сөякләрен һәм башын күрәсең килсә, синең белән барып, аны сиңа күрсәтәм»,— диде. Мин әйттем: «Валлаһи, минем аны бик күрәсем килә»,— дидем.

Һәм шуннан ул, атка атланып, минем белән, биек агачлар үскән зур урманга барды. Ул мине зур бер агач янына китерде, аның төбендә тегенең башы ята. Мин аның кисмәк кадәр башын күрдем, кабыргалары кипкән зур пальма агачы ботакларына охшаган, шуның шикелле юан ике сыйрак вә терсәк сөякләре. Мин исә гаҗәпкә калдым да кайтып киттем.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3126 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz