Пятница, 03.05.2024, 18:02:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 26 » БЕЛЕМЛЕ КЕШЕ
БЕЛЕМЛЕ КЕШЕ
22:01:56
«Болгар» сүзенең мәгънәсе — «белемле кеше». Эш шунда ки, безгә Бохарадан мөселман сәүдәгәрләреннән берәү килгән, ә ул тыйб гыйлемен яхшы белгән фәкыйһ булган. Шул чакта патша да, аның хатыны да бик каты авырып китәләр. Аларны гамәлдә йөргән барлык дарулар белән дәвалап караганнар. Әмма авырулары көчәя генә барган, алар «үлеп китмәгәек» дип курка башлаганнар. Шул чакта теге мөселман әйткән:

— Әгәр дә мин сезне дәваласам, минем динне кабул итәрсезме? — дигән.

Икесе дә:

— Әйе,— дигәннәр.

Ул боларны дәвалаган, патша белән хатыны терелгәннәр һәм ислам кабул иткәннәр. Шулай ук алар иленең халкы да ислам динен тота башлаган. Шуннан боларга зур гаскәр белән Хазар патшасы килеп сугыш ачкан:

— Нигә минем әмеремнән башка бу динне кабул иттегез? — дигән.

Шул чакта теге мөселман әйткән:

— Курыкмагыз, «Аллаһе әкбәр» дип кычкырыгыз,— дигән.

Һәм алар: «Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр!» — дип кычкырып, Хазар патшасы белән сугышканнар һәм аның гаскәрен качып китәргә мәҗбүр иткәннәр.

Бу хәлдән соң Хазар патшасы алар белән солых төзегән, диннәрен кабул иткән һәм әйткән:

— Сугышчыларымны һәлак итеп, мине качарга мәҗбүр иткән күк атлы, алып гәүдәле ирләр күрдем,— дигән.

Дин әһеле аларга:

— Бу ирләр — Аллаһе тәгалә гаскәре,— дигән.

Белемле кеше аларда «беләр» дип атала, шуның өчен бу илне «Беләр» дигәннәр, аның мәгънәсе — «галим кеше». Шуны, гарәп теле аһәңенә яраклаштырып, «Болгар» дип йөртә башлаганнар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 4980 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz