Пятница, 03.05.2024, 16:19:25   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 26 » ДӘФГЫЙ ҺӘМ АНЫҢ СЕҢЛЕСЕ
ДӘФГЫЙ ҺӘМ АНЫҢ СЕҢЛЕСЕ
22:09:32
Биш йөз егерменче елда мин Болгарда гъад халкы токымыннан булган тере кеше күрдем. Аның биеклеге җиде терсәктән артык иде. Аны Дәфгый дип атап йөртәләр. Култык астына кечкенә баланы кыстырган кеше шикелле, ул атны үзенең култык астына кыстыра торган иде. Һәм болай булган: бу өлкәдә сугыш чыккан вакытларда, кулына таяк тоткан шикелле, ул үсеп утырган имән агачын йолкып алып кына сугышкан; әгәр дә аның белән филне сукса, ул, һичшиксез, аны үтерер иде.

Ул яхшы ихтирамлы иде. Минем белән очрашкан вакытта, ул миңа сәлам бирә һәм хөрмәт итә иде. Ә мин аның белән исәнләшкән вакытта, минем башым аның тик түбәнге кабыргаларына кадәр генә җитә иде.

Шундый ук зурлыкта аның сеңлесе бар иде. Ул да Болгар шәһәрендә яшәде. Бервакытны ул ирен үзенең күкрәгенә кыскан һәм аның кабыргаларын сындырган да, ире шунда ук үлгән, дип сөйләделәр. Аның иренең исеме Адәм булган.

Болгар шәһәрендә бер мунчадан башка, ул хатынны сыйдыра торган башка мунча булмаган. Бу мунчаның биеклеге аның буена яраклы итеп эшләнгән. Мунчаның ишекләре дә киң булган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1087 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz