Пятница, 03.05.2024, 17:03:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 26 » БОЛГАР КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ ТУРЫНДА
БОЛГАР КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ ТУРЫНДА
13:05:53
Нух пәйгамбәрнең өч улы булган. Аның бер улы Яфәс атлы икән. Яфәснең Газый, Төрек, Алып исемле өч улы булган. Яфәснең уллары берсеннән-берсе матур, зифа буйлы батыр егетләр булып үскәннәр.

Берничаклы вакыт үткәч, боларның арасына шайтан катышкан — болар үзара бозылышканнар. Бу бозылышу тиз арада гына төзәлеп бетмәгән, озакка сузылган. Бара-тора эш зурга киткән.
Газый белән Төрек — ике агай-эне — бер-берсенә каршы сугыш ачканнар. Сугышта Газыйны Төрек җиңгән дә, моннан соң инде ике агай-эне бергә тора алмаганнар. Төрек, сугышта җиңүче булса да, үзенең кардәше белән мондаен бозылышудан соң, бергә торудан читкә китүне артыграк күргән. Шуннан соң ул, үзенең башка якыннары белән бергә, бу урыннан икенче ерак җиргә күчеп киткән.

Ул шул китеше белән, ерак салкын якның зур бер суы янына барып чыгып, шунда урнашкан, ди. Бу суның — елганың ул чагында аты булмаган, шулай да бу елга ул илдә үзенең зурлыгы, балыгының күплеге белән дан тоткан бер су булган.

Төрекнең янында икенче кардәше Алып та булган. Алар шул су янында бергә тора башлаганнар.

Алып бик батыр кеше булган. Ул, чынлап тотынса, кечерәк тауларны да аудара икән, сыңар кулы белән ат-сыерларны күтәрә ала икән.

Болар күчеп килеп утырган җирнең урыны сазламык һәм кап-кара урман булган. Шуның өчен Алып йөргән чакта аның чабатасына яңгырлы чакта юеш балчык сыланып, коры чакта тузан тулып, Алыпка йөрергә уңайсызлый, комачаулый икән. Шуңа күрә Алып йөргән чакта, әледән-әле утырып, чабатасына ияргән балчыкларны кагып йөргән. Менә шуннан юл буйларында, тигез җир өсләренә түмгәкләр, кечерәк таулар хасил булган икән. Биктимер авылыннан Матак авылына барган чакта Олы күл буендагы түгәрәк кечкенә таулар шул Алыпның чабатасын кагуыннан хасил булган таулар икән, ди.

Менә шушы Алып батыр беркөнне ауга, сунарга чыккан. Ул чакта урманнар бик калын һәм очсыз-кырыйсыз зур булганга, ауда озак йөри торгач, юл сабкан — адашкан, агасы Төрек янына кайта алмаган. Алып, урман эчендә күп йөри торгач, бер су янына барып чыккан. Ул су буенда аның белән бер телдә сөйләшә торган, ләкин Алыпка ят булган кешеләр тора икән. Тел бер булгач, Алып белән бу кешеләр үзара аңлашканнар. Шуннан сон Алып, үзенең кардәше Төрек янына кайта алмагач, бу кешеләр белән бергә яши башлаган.

Алып бу кешеләр белән тәмам үзләшеп киткән. Ул инде шул кешеләрнең арасыннан үзенә бер кыз да сайлап өйләнгән.

Шулай итеп, Алып, өйләнеп, шунда шул җирнең кешесе булып яши башлаган.

Алып батырның ике ир баласы туган. Алып батыр бу балаларга ничек дип тә ат куша алмаган.
Бу чакларда тормыш җәйләүдә, киез өйдә икән.

Менә бер көн һава алмашып киткән. Көн болытлаган, һава салкынайган. Алыпның киез өй эчендә бишектә ята торган балаларыннан берсе өйнең салкынлыгыннан бик нык еларга керешкән. Бу бала елаганда һаман кулларын болгый-болгый елый икән. Алып, баланың елаганын күреп, аны юатырга тырышкан, бишеген тирбәткән, бишек тирбәткәндә җырлый торган җырлар җырлаган. Шулай да бу бала елаудан туктамаган, һаман кулын болгый-болгый елаган. Бу бала озак елагач, Алыпның күңеленә бер исәп төшкән. Бу бала тикмәгә болай еламаска кирәк, бу инде артык озакка китте, аның болай елавында нәрсә булса да бер хик¬мәт бардыр дип, Алып уйланырга керешкән. Күп уйлый торгач, Алыпның күңеленә: бу баланың елавы аңарга ат кушылмаганнан булырга кирәк, ат кушсаң, бәлки, ул елавыннан туктар, дигән фикер килгән. Ул шуннан соң бу балага ат кушарга булган. Алып үзенең хатыны белән киңәшкән дә, бала елаган чагында кулларын болгап елаганлыктан, аңа Болгар дигән ат кушкан.

Балаларының Болгар атлы булуы Алыпка һәм хатынына бик ошаган. Алар икенче балаларын да бер ат белән атамакчы булганнар. Болар ирле-хатынлы икәүләп бу турыда уйлашканнар, сөйләшкәннәр. Байтак вакыт уздырганнар. Актыгында икенче балаларына Бортас кушмакчы булганнар. Шулай итеп, боларның икенче балалары Бортас булган.

Алыпның бу балалары үзе шикелле батыр булып үскәннәр. Алар да шул җирдә аталары белән бергә гомер иткәннәр. Бу балалар, зураеп үсеп җиткәч, икесе ике урында кала корып яши башлаганнар.

Болгар корган кала, «Болгар» исеме белән дан тотып, ничә йөз еллар атаклы күп ханнар яшәгән кала булып киткән. Менә инде шул Болгар хәзерге Идел буенда хәрабәсе генә калган Болгар шәһәре икән, ди.

Бортас корган кала да, бара-бара зураеп, Бортас шәһәре исеме белән дан тоткан, ди. Бу ике калада яшәгән кешеләрнең балалары күбәеп, күп еллар үткәч, бер токымнан ике төрле халык: берсе — болгар, берсе — бортас барлыкка килгән. Боларның һәр икесенең башта телләре бер төсле булган. Әмма күп еллар үтә-үтә, телләре дә бераз үзгәреп киткән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3567 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz