Соңыннан Ядгәр хан дигән кеше хан булды. Ядгәр хан вафат булгач, ир баладан хан булырлык кеше берәү дә калмады. Мәгәр бер тугыз яшәр кызы калган иде, шул кызны атасы урынына хан итмәкче булдылар. Бу кыз ханлыкны кабул итмәде. Ирләр барында миңа — кыз кешегә ханлык ни кирәк, дип үзен-үзе һәлак кылды. Ядгәр ханның вафатыннан соң Казан мәмләкәтен вәзир-вөзәра тәдбир кылып торды. Бу форсатта урыс ханнары Казанга күп хәмлә кыла башладылар.
Ядгәр ханның балаларыннан хан булырга сәляхиятле кеше булмагач, Ядгәр ханның нәселеннән Шәгали хан дигән адәм Ядгәр ханнан мокаддәм дә берәр мәртәбә хан булып, урыс кулына плен төшкән иде. Урыс кулында тоткын иде. Ул Шәгали ханны күп акча биреп йолып алдылар вә һәм яңадан ханлыкка утырттылар. Шәгали хан булганнан соң Казанда күп тынычсызлык вә фетнә була башлады. Шәгали хан мөселманнарга күп хыянәт кылды. Урыс ханнары белән дуслашып, алардан күп мал алып, мәмләкәтне карауга күп илтифат кылмады. Үз халкыннан вә һәм үзенең вәзир-вөзәрасы бар да үзенә дошман булдылар. «Хәзинәдәге дарыга су сиптерә»,— диделәр.
Казан тирәсендә моттасил җиде ел сугыш булды. Урыс ханының гаскәре Казанны җиде ел камап яттылар. Бәгъзе кабер ташлары гуаһлык бирәдер: Казан алынмастан мөкаддәм елларда Чуел өязләрендә, Ядрин өязләрендә күп сугышлар булган. Иван Василич Казанны алмак нияте белән бу тарафка күп гаскәр җибәреп, халыкны кырдырган. Шул заманда шәһит булган голәмадән яки башка олуг адәмнәр кабер ташы язып куйдырганнар. Җөмләдән берсе Чуел өязендә Шәгали дигән чуаш авылының зияратында бер таш бар. «Тукыз йөз кырык тукызда... Куҗай углы кяфер тукышындин шәһид...» дип язылган. Моның тарихы 1549 нчы елларга туры киләдер. Моннан башка һәм шул рәвешчә язылган берничә таш бардыр. Бу рисаләнең әүвәлге фасылында бәян кылынды.
Гәрчә ни мөселман халкында, ни урыс халкында Казан вакыйгасы хосусында язылган язулар булмаса да, һичбер халык арасында Казан алынгандагы вакыйгалар бу көнгәчә онытылганы юк. Әлбәттә, зиядә зур сугыш булгандыр. Моңар шаһит бу хосуста бер бәет ишетелгәне бар: «Каладин калая туплар атылды, сучсыздин сучлуя бәлаләр катылды» дигән кабилдән , һәр ике тарафның туплары атылып, җир йөзендә адәм каны елга кебек аккан. Казанка елгасы кан белән катышып аккандыр. Жылан тавыннан башлап Бишбалта урыннары вә гомумән Казанның төшлеккә таба тарафы һәммәсе, Бакалтай аралары урыс гаскәре белән тулы булгандыр. Хәзер дә әзрәк беленәдер.
Бакалтайга таба җирдә Яңа бистәдән Усиягә таба сырланып барган җир күренәдер; урыс гаскәре үр казып яткан җир икән, дип әткәй сөйли торган иде. Урыс гаскәре тарафыннан һәм Казанны алырга гыйлаҗ таба алмыйча, хәйран булганнардыр. Ахры урыс патшасыннан әмер булып, Җылан тавы катында җир астыннан канау ясап, крепость астына дары куеп күтәрткәннәрдер, Наласа картының риваяте буенча, урыс гаскәре Җылан тавыннан казый башлап, берничә вакытлар казыгач, җир астыннан канаудан өсткә таба казып чыгып караганнар, тагы ничә көндә крепостька җитәрбез, дип. Хәзердә шул урында памятник бардыр. Аннан, янә казып килеп, үзләренең чамалары белән крепость астына җиткәч, югары таба казып менгәннәр. Кала эчендәге халык авазы һәм ханнарның сөйләшкәннәре вә кала эчендәге мөселман гаскәренең гөжләп сөйләшкәннәре канау казучыларга ишетелгән, имеш. Шулай итеп, Казан каласын дары белән ваттырып, урыс гаскәре крепостька кергәндер. 1552 нче елда октябрь 2 нче көнендә... ханзадәләрне вә әкябирләрне кайсын үтереп, кайсын әсир кылып һәлак итте. Голәмаларын үтертте. Мәдрәсәләрен яндырды, китап-коръәнне җыеп яндырды, йортларын вәйран итте. Шәһәрлек сыйфаты бер дә калмады.
Калган мөселманнар вә голәма, таләбә , һәркайсы ак кием киеп, Казаннан качтылар. Төрлесе төрле әтрафка йөз тотты, ләкин тау ягына таба китәргә күп җирләрдә урыс гаскәре ятканлык җәһәтеннән мөмкин булмады. Күбесе Җиләкле тау аркылы Галич* тавы юлы тарафына киттеләр. (Җиләкле тау дигәне хәзердә Ягодный ыслабада диерләр) вә бәгъзеләре Арча юлы тарафына юнәлде. Шәгали һәм Арча юлы белән чыгып китте. Казаннан чыгып киткәндә, үзенен вәзир-вөзәрасына үпкәләп-җылап әйткән сүзләре ошбудыр:
Дус, дус дигәнем, Дус түгел икәнсез. Дус диебүк йөргәнем. Бар да дошман икәнсез. Әй балалар, балалар, Бездин елап калалар; Бездин калган малларны Кяферләр килеп алалар,—