Воскресенье, 05.05.2024, 09:04:03   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 28 » УМАРТАЧЫ КЫЗЫ
УМАРТАЧЫ КЫЗЫ
22:00:38
Казанны күчерү яки аңа нигез салыну бер вакыйгага барып тоташа.

Казанның бер бае үзенең гүзәл кызын умарталыгына алып йөргән. Умарталык исә хәзерге Казан һәм Елантаудагы монастырь урнашкан урында — урманда булган. Бу кыз кияүгә чыккан. Бер көнне ул, Казанкадан су алып менгәндә, Казанга нигез салучыны орышкан. Аның сүзләре шул заманның ханы Гали бигә барып ишетелгән, һәм ул аны үзенә чакырткан.

Хатын әйткән:

— Шәһәргә нигез салучы суны үзенең колларыннан ташыткан, ә йөкле хатыннарның биек тауга ничек итеп су күтәреп менәсен уйламаган,— дигән. Шул ук вакытта ул үзләренең умарталары торган Казанка тамагындагы урынны мактаган.

Хан килешмәгән, Болак белән Казанка кисешкән җирдә дуңгызлар үрчегәнгә һәм Елантауда еланнар күп булганга, анда шәһәр төзеп булмавын әйткән. Хатын исә үз фикерен куәтләп: «Әлеге хәшәрәт җанварларны сихерчеләр куа алырлар иде»,— дигән.

Ханның үзенә дә иске шәһәр урыны ошамаган. Шуңа күрә улын һәм ике асыл затны, йөз солдат белән, Казанка тамагына җибәргән. Аларга әйбәт урын эзләргә, тапкач, аның әмерен ачып укырга кушкан. Алар Казанның хәзерге урынын сайлап алганнар. Әмердә исә, өч илченең кайсысына җирәбә төшсә, шунысын тереләй җиргә күмәргә кушылган була. Җирәбә патша варисына төшә. Асыл затлар исә хан улын яшерәләр, ә җиргә эт күмәләр. Гали би бу урынны килеп күргәч, улсыз калуына бик көенгән. Шуңа күрә аңа эшнең дөресен әйткәннәр. Улының котылып калуына бик шатланган хан, тик алдан күреп шуны әйткән:

— Бу яңа шәһәрне безнең хак мөселман диненең без эткә саный торган дошманнары яулап алыр.

Бер сихерче, көзен барлык еланнарны бер урынга җыеп, кышын утын ташыткан да язын аларны яндырган. Кабан күле янындагы урманны яндырып, дуңгызларны куып чыгарганнар. Ике башлы канатлы елан, дөресрәк әйткәндә, аждаһа Елантауга очып киткән дә тирә-якның котын алып торган. Ниһаять, сихерче үзенең осталыгы, сихере белән аны үтергән. Истәлеккә аның сурәте герб урынына калган. Ул хәзер дә башкаланың гербы булып йөри.

Икенче бер болгар шаһзадәсе, Галимбәк, Идел кушылдыкларының берсе булган Чирмешән елгасы буена Булумер* дигән шәһәр төзегән. Бу шәһәрнең хәзергә хәтле сакланган хәрабәләре өч рәт үрдән, шулай ук мәчетләр һәм сарайларның стена калдыкларыннан гыйбарәт. Аның урынындагы Биләр шәһәрлеге монда күчереп утыртылган иске шәһәрнең исемен йөртә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 784 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz