Воскресенье, 05.05.2024, 00:01:00   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 14
Гостей: 14
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 28 » БУ ЯҢА КАЗАННЫҢ ГЫЙМАРӘТ КЫЙЛЫНГАНЫ
БУ ЯҢА КАЗАННЫҢ ГЫЙМАРӘТ КЫЙЛЫНГАНЫ
23:09:47
Наласа картының риваяте буенча, Иске Казанда ханнар берничә заман торганнан соң, бер заман бер карчык Казанка елгасыннан су алып менгәндә сукранып менә икән: «Һай, гакылсыз патшалар, мондаен җиргә кеше кала салырмы? Бакчы, моннан су алып бу кадәр биек тауга менүе ни газаптыр»,— дип.

Карчыкның бу сүзен берәү ишетеп ханга барып әйткән: «Бер карчык сине вә һәм кала салган ханнарны яманлап, сукранып судан менәдер»,— дигән. Ул вакытта Иске Казанда Гомәр хан дигән патша булган, имеш. Аннан сон Гомәр хан әйткән: «Кайда, ул карчыкны тотып китерегез, ни сәбәптән ул карчык ханнарны яманлый икән, тәфтиш кылмак кирәк»,— дип үзенең вәзирләрен карчыкны эзләргә җибәргән һәм алар, дәррәү карчыкны табып, патшага тотып китерделәр. Пашта әйтте: «Әй, карчык, син безне ни өчен болай яманлап, бездән сукыранасың?»— диде. Карчык әйтте: «Мин яманламадым, мәгәр тугрысын әйттем,— диде.— Мондаен урынга гакыллы кеше кала салмас, дип әйттем»,— диде. Патша әйтте: «Каланы ниндәен җиргә салырга кирәк?»— диде. Карчык әйтте: «Каланы салырлар алтын чабак эләккән җиргә»,— диде.

Аннан соң патша боерды: «Бар, эзләгез, алтын чабак кайда эләксә, шунда кала салырмын»,— диде, һәм берничә адәм Казанка суы буенча кармак сала-сала киттеләр. Шуннан, Казанка буенча алтын чабак эзләп килә торгач, крепость астына килеп җиттеләр. Хәзердә ул җирдә Романов тегермәнедер. Шул җирдә Казанкадан бер алтын чабак тоттылар вә һәм «фәлән җирдә алтын чабак бар» дип тиз үк барып патшага хәбәр бирделәр. Патша әмер кылды, әсбап хәзерләп яңа Казанны гыймарәт кылырга шөруг кылдылар (башлау, керешү).

Ул вакытта Казан урынында вә һәм әтрафларында олуг караңгы урман булгандыр. Килеп Казанка якасына урман эченә кала салдылар. Шул заманның ханы бу урынга кала саласы булып әсбапларын хәзерләгәч, мигъмарларга боерды: «Иртәге көн каланың хисарына нигез салыгыз, мәгәр нигез корганда карагыз, иң әүвәл иртә белән урамда кем дә кем очраса да, ай-ваена карамыйча, каланың нигезе астына тотып салыгыз»,— диде.

Иртәгесен мигъмарлар иртә белән чыгып кала корырга тотынгач та күрделәр: ханның үз углы килә. Аның артыннан янә бер эт ияреп киләдер. Мигъмарлар, ханның углын тотып нигез астына салырга кызганып, аның белән ияреп килә торган этне тотып, каланың нигезе астына салдылар.

Ул көн каланың нигезен берничә микъдар эшләгәннән соң, кич белән эштән бушагач, хан сорады: «Каланың хисары астына берәүне-берәүне салдыгызмы?»— диде. Осталар әйтте: «Юк, каланы эшли башлаганда һичкем узучы булмады, мәгәр күрсәк, бер эт йөгереп барадыр, шул этне крепость астына салдык»,— диделәр. Хан әйтте: «Хәер, булган эш булды, алайса яхшы иттегез, бу кала һәм ханлык этләр кулына кала икән».

Аннан соң каланы салып тәмам иткәч, калага җыелырга халык бик курыккан. Аның өчен: бу җирләрдә һәркайда җыланнар чүмәлә кебек өелеп-өелеп ята икән. Күл буйлары, Суконный урыннары — һәммәсе сазлык, камышлык булган. Кабан дуңгызлары бик күп икән һәм шул сәбәпле Кабан күле дип исем калгандыр. Вә һәм Казанка елгасы буенда җыланнар, хәтта бүрәнә кебек аждаһа җыланнар бар икән. Хосусән, хәзер дә Жылан тавы диерләр, Бишбалтаның Ягоднига таба ягында, Жылан тавында вә һәм тау тишекләрендә канатлы аждаһа-җыланнар яткан. Вә һәм шул сәбәпле Казанның вә һәм Казан губернасының гербы канатлы җылан сурәтедер вә һәм хәзер дә Җылан тавы дигән исем аннан калгандыр.

Ахыры патша үзенең вәзирләрен җыеп мәслихәт кылышты (киңәшләшү), бу җыланнарны ничек бетермәк кирәк дип? Аңар мәслихәт күрделәр: «Жылан яткан җирләргә салам ташып, ут төртеп яндырырга кирәк»,— диделәр. Әлбәттә, ул чагында спичка юк, бер үткен җегет кешене табып, атка атландырып җибәрделәр. Ул җегет килеп, ат өстендә чакма чагып, ут кабызып, саламга ыргытты. Салам яна башлагач, бер зур җылан, койрыгын тешләп, алка кебек тәгәрәп, ут салып киткән җегет артыннан җитеп, аты-ние белән сугып, һәлак кылды. Салам янып, күп җыланнар һәлак булып, калганнары җир астына тишеккә керделәр вә һәм тишектә калганнарны һәммәсен дары белән ут куеп, һәлак кылып бетерделәр. Жыланнар бетеп, кала тирәсе имин булгач, халык җыелып, калада тора башладылар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1152 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz