Воскресенье, 05.05.2024, 09:50:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 28 » ЕЛАН ТАВЫ
ЕЛАН ТАВЫ
21:58:57
Элек Казан башка урында, Казанканың бик текә ярында булган. Иске Казанда бер умартачы яшәгән. Хәзерге Казан урнашкан Елан тавында аның умарталары булган. Умартачы умарталыгына еш кына үзенең матур кызын да алып барган. Кызга бу урын бик ошаган: «Шәһәр нигә биредә түгел икән»,— дип уйлаган.

Бер көнне кыз Казанкага суга киткән. Зур кувшинны тутырып су алган да өенә юнәлгән. Тауга менү җайсыз булган. Кыз арган һәм шәһәр төзергә шундый урын сайлаган өчен ханга начар сүзләр әйтеп ташлаган. Бу сүзләрне кемдер ишетеп ханга җиткергән. Хан ачуланып кызны үз өенә чакырткан. Кызны китергәннәр. Аның матурлыгын күреп, хан йомшарган һәм хөкем итү урынына аңа сорау биргән:

— Шәһәр кай җире белән сиңа ошамый? Аның кайда корылуын теләр идең?

Кыз:

— Елан тавында,— дип җавап биргән.

Кыз ханга бик ошаган, ул аңа өйләнгән һәм аның теләген үтәргә булган — шәһәрне Елан тавына күчерергә карар кылган.

Өйләнүеннән күп вакыт та үтми, хан үзенең улын һәм ике асыл затны — морзаны яңа шәһәр төзергә җибәргән. Шунда хан улына хат биреп, шәһәргә урын сайлап алганчы аны укымаска кушкан.

Болар Елантауга баргач, шәһәр өчен урын сайлаганнар, аннары хатны укыганнар. Анда: «Шәһәр нык торсын өчен, шобага буенча, бу кешеләрнең берсе тере килеш җир астына күмелсен»,— дип язылган була. Шобага салганнар. Ул хан малаена чыккан. Ләкин морзалар, хан малаен кызганып, беренче корылма астына тере эт күмгәннәр, ә малайны яшергәннәр.
Хан шобаганың үз улына чыкканын белгәч, бик кайгырган. Әмма тиздән сер ачылган һәм ханның күңеле күтәрелеп киткән.

Бер карт мулла хан малаеның исән калганын, алдау булганын белгәч, ханга килеп:

— Шәһәр төзегәндә алдау булганлыктан, яңа шәһәр Казан да кяферләр кулына эләгер,— дигән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 4116 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz