Бу кешенең бер кызы да булган. Бу кыз, чибәрлектә дан тоткан атаклы матур кызлардан булып, буйга үсеп җиткән. Ул кызның чибәрлеген олысыннан кечесенә хәтле беләләр икән. Менә шушы кызны кияүгә биргәннәр.
Бу кыз, килен булып баргач, Казан елгасына су алырга төшкән. Су буенда су алырлык нык басма, яхшы урын булмаган. Бу яшь килен Казан елгасыннан суны бик азап белән алып, аның текә ярыннан бик мәшәкать белән күтәреп менгән.
Елгада басманың булмавы, су алуның читенлеге, ярның текәлеге яшь киленгә ошамаган. Ул зарланырга тотынган, шул турыда байтак сүзләр сөйләгән, шундый текә ярлы су буена кала корган кешегә дә ачуланган.
Яшь киленнән, бу зарлануы, кала коручыны ачулануы шул чакта Иске Казанда хан булган Галимбиккә ишетелгән. Галимбик, яшь киленне үзенә чакыртып, кала коручыга ни өчен ачуланганлыгын сораган.
Яшь килен батыр һәм акыллы хатын булганга, Галимбиктән курыкмыйча, үзенең нәрсә сөйләгәнен барын да әйтеп биргән. Ул болай дигән:
Бу кешеләр барып тикшереп йөргәннең соңында хәзерге кала урынын яратып кайтканнар. Ләкин бу урында да, Елан тавындагы шикелле, еланнар бик күп булып, анда торырга бик җайсыз булачак икән. Бу еланнарны бетерер өчен яшь килен киңәше буенча эш күргәннәр. Көзеннән ул урынга бик күп итеп салам, чыбык вә утын өеп калдырганнар. Кыш үтеп, яз җитеп, көннәр җылына башлагач, еланнар җир астыннан чыгып шул салам астына җыелганнар.
Еланнар җир астыннан чыгып салам астына җыелып беткәч, коры гына һавалы, җилле бер көнне, яхшы атка атландырып, шул салам һәм чыбыклар өеменә ут төртергә бер батырны җибәргәннәр.
Батыр, ат өстендә барып, өелгән салам һәм чыбыкларга ут төрткән. Зур өем салам, чыбык һәм утыннар янып көл булган. Андагы еланнар да янганнар. Шулай да ике башлы зур бер елан, уттан качып котылып, сау калган.
Менә шушы аждаһа, әлеге ут төртүче батырның өстенә ташланып, аны үтермәкче булган. Батыр үзенең яхшы аты белән аждаһадан качкан. Әлеге ике башлы аждаһа да батырның артыннан бер дә калмыйча куып киткән. Батыр Казан каласы урыныннан илле чакырымнар җир киткәч, аты арганга күрә, бер чокыр янында аждаһа аны куып җиткән дә алты кисәккә бүлгәләп ташлаган. Батыр да тиз генә бирешмәгән икән: ул үзенең агулы сөңгесе белән аждаһага берничә тапкыр чәнчеп өлгергән. Аждаһа шул агулы җәрәхәтеннән үзе дә үлгән. Менә шушы чокыр Чүриле дигән авылдан читтәрәк булып, әле дә Алты Кутар дип атала икән.
Менә шуннан соң кала корылачак урын еланнардан тәмам тазартылып беткән дә, шул урынга хәзерге Казан каласы корылган.