Пятница, 03.05.2024, 11:06:08   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » АКСАК ТИМЕР
АКСАК ТИМЕР
18:26:39
Бер авылда Габдулла исемле кеше була. Аның хатыны йөкле икән. Шушы вакытта бу илнең падишасы төш күрә. Төшендә бер адәм килеп аның башын кисә. Шуннан соң ул, төш тәгъбирчеләрен җыеп, төшен юрата. Төш юраучылар әйтәләр:

— Вәт, падишаһым, фәлән авылның Габдулла хатыны Мәрфуга бүген бала табачак, шуның баласы сине үтерәчәк,— диләр.

— Бар, алып килегез, баласын үтерегез,— ди падиша.

Хәзер ат җигеп китәләр дә хатынны алып киләләр.

— Анасы исән калсын, бары тик корсагын таптап, баласын гына үтерегез,— ди.

Мәйданга салып, хатынның корсагын таптыйлар. Ана һушсыз кала.

— Инде, падишаһым, анасы да үлде,— диләр.

— Барыгыз, иренә бирегез, алып кайтып күмсен,— ди патша.

Иренә илтеп бирәләр.

Хатын айный, терелә. Иртәгесен бала дөньяга килә. Бер күзе сукыр, ди, бер кулы чулак, ди, бер аягы аксак, ди.

Шундый хәлдә дә үлмәгәч, «бу тимер икән» дип, моңарга «Аксак Тимер» дип исем бирәләр.
Шулай итеп, бала яши, үсә. Сигез яшенә җиткәндә, әнисе үлә; тугыз яшенә җиткәндә, әтисе үлә. Аксак Тимер унике яшендә байга көтүче булып яллана. Бик шаян малай, шаян егет була. Байдан качкан коллар моның янына киләләр. Хәзер байның бер куен суеп ашыйлар. Кич кайта да Аксак Тимер:

— Әй хуҗам, бүген бер арыслан килеп бер куйны ашады,— ди.

Икенче көнне килә әлеге коллар унаулап. Шулай итә-итә болар була өч йөзләп. Хәзер болар байның куйларын көтүе белән куып китәләр.

Тора-бара болар сигез йөзгә тулалар. Сигез кәрванны талыйлар. Аннары аларның саны бер меңгә җитә. Мең дөяләре була.

Инде хәзер Аксак Тимер ничек падиша булырга дип уйлый башлый. Шулай уйланып утырган вакытта күрә: бер аксак кырмыска азапланып агач башына менеп бара. «Кара әле, бу мескен гарип тә, сарай башына менеп, падиша булма кели , нигә мин падиша була алмам икән»,— ди. Уйлана да: «Тукта, хәйлә таптым»,— ди. Барлык кешеләрен җыя да:

— Арабыздан бер падиша кирәк, ничек сайлыйбыз, кемне сайлыйбыз? — ди.— Ярый, мин таягымны утыртам да таякка бүрегемне элеп куям,— ди. — Кем алдан барып ала бүрекне — шул падиша була,— ди.

Мең кешедән унсигез кешене сайлап чыгаралар алга. «Бер, ике, өч!» диюгә, икенче таякны атып җибәрә дә, теге таяктагы бүрекне сугып төшерә.

— Бармагыз, бүрек минеке,— ди.

Шулай итеп, Аксак Тимер падиша була. Падиша була да:

— Барыгыз,— ди,— бишәр-бишәр бүленеп китегез башка шәһәрләргә,— ди.— Анда нинди хәбәрләр бар, шуны белеп килегез,— ди.

Китәләр. Фан дигән шәһәрдән падиша әрме белән чыгарга җыена юлбасарларны тотарга, чөнки кайчаннан бирле кәрван кергәне юк базарга маллар белән.

Хәзер малларны мең дәвәгә төяп, Аксак Тимер үзе кәрван башлыгы булып, юлга чыгалар. Ә шәһәрдән биш йөз солдат белән Фан падишасы чыга. Очрашалар болар.

— Каян киләсез?

— Фәлән шәһәрдән.

— Юлда ул-бу юкмы?

— Юк, бик тыныч килдек, ә сез кем буласыз соң? — ди Аксак Тимер.

Падиша әйтә:

— Әллә кайчаннан бирле кәрван үткәне юк, кәрван очрамасмы икән дип, сәйранга чыккан идек,— ди.

— Әй падишаһым, алайса үзеңә алсана малларымны,— ди Аксак Тимер.

Падиша:

— Кая, үзем карыйм әле малларыңны,— ди.

Патша иелеп, моның малын караган вакытта, Аксак Тимер аның башын кисеп төшерә дә таҗын алып та кия. Тегеләр аптырап кала.

Аксак Тимер Фан падишасы була да, боларга:

— Әйдәгез, шәһәргә кайтыйк,— ди.

Шәһәргә кайтып китәләр.

Шуннан соң болар Истамбулга юнәләләр, сугышырга. Истамбулда җиде кат ныгытма була. Капка бер генә. Шәһәргә җиде кат әйләнеп керергә кирәк. Монда өч ел сугышалар. Инде Истамбул халкын җиңә алмагач, шәһәрне камап алалар. Шәһәрне камагач, Аксак Тимер чишенә дә вич зәгъфран белән коена — авыруга салына. Аннары илчесен җибәреп, Истамбул падишасын чакыртып китерә.

— Йа шаһым,— ди Истамбул падишаһына.— Бәхиллек бир, актык көннәрем,— ди.

Падиша күрешкән вакытта Аксак Тимер аның чәченнән тотып алып күтәреп бәрә дә, падиша бүреген киеп, шәһәргә килеп керәләр. Истамбулны алалар. Шулай итеп, килә-килә, Казанга килеп җитәләр. Аннары Дәвеш шәһәрендә кыз патшаны алалар. Дәвеш хәзер авыл булып калган инде. Монда кем Аксак Тимерне яманлап сөйли, шуның капкасын кара белән буйыйлар. Кем мактап сөйли, аны ак белән язалар. Иртәгесен кара белән язылган капка хуҗаларын алып чыгып үтерәләр.

Шулай итеп, Аксак Тимер җитә Владимирга. Владимир князенең кызы йөгереп чыга да:

— Йә, Аксак Тимер,— ди,— монда сугышма инде, бер могҗиза күрсәт,— ди.

— Ничек күрсәтергә?

— Төш тә айгырыңны шәһәргә ат.

Аксак Тимер төшә дә, айгырын колагыннан тотып атып җибәрә. Айгыр Владимир шәһәре уртасындагы чиркәүнең кыңгыравын өзеп, шәһәрдән өч чакрым читкә төшеп тибә дә, әйләнеп, кире Аксак Тимер янына килеп төшә. Ат типкән җирдә күл барлыкка килә. Шуннан соң кире борылып кайтып җитә алмый Аксак Тимер — юлда вафат була. Ат тибеп чыгарган әлеге күлне Поганый күл дип йөртә, ди, Владимир халкы. Уникенче елларда гына күмделәр әле ул күлне.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3654 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz