Пятница, 03.05.2024, 13:17:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » БАРАҖ НӘСЕЛЕ
БАРАҖ НӘСЕЛЕ
18:30:24
Аннан [Аксак Тимер], узып-йөреп, Хаҗи Тархан шәһәренә килде. Орышып-тукышып Хаҗи Тарханны һәм алды, бактырды . Анда биш-алты ел торды. Аннан соң янә Болгар шәһәренә килергә яракланды , күп-күп катаргылар белән Болгар шәһәрен алырга... менде. Кайсысы орышып ул сәфинәнең тыш ягыннан килделәр. Чирүенең санын-хисабын аллаһедән гайре кем исә белмәс иде... Ул дәвердә, ул заманда Болгар шәһәрендә ханнары Габдулла хан дигән иде. Габдулла ханга иреште: Аксак Тимер киләдер, дип. Шул заман Габдулла хан ләшкәр йыгдырды , агыр чирү хәзер кылып каршы йөрде. Ахыр бер-берегә юлыгышып каты орыш кылдылар. Аксак Тимернең орышына түзмәделәр, сындылар... Үлгәне үлде, калганнар шәһәргә кереп бикләнделәр. Аксак Тимер килеп Шәһри Болгарны җиде ел кымсап торды. Тарих җиде йөз елда иде, зөлхижҗә аеның егермесендә Шәһри Болгарны алдылар, хәрап кылдылар. Йөз дә егерме дүрт олуг бикләр бар иде, аларның тәмамысын кырдылар, һәркайсысының кәмсалел-лүэлүэл-мәкнүн тик хатыннарыны Аксак Тимер йәсир кылды . Ул бикләр эчендә дүрт бик олуглары бар иде, асыл шаһзадәләр иделәр. Берсе Икбали бик, берсе Кол Гали бик, янә берсе Хаши бик, янә бере Миркаши бик диерләр иде, тәмамыны һәлак кылдылар. Күп-күп халаек һәлак булдылар. Габдулла ханны һәм үтерде, әмма Габдулла ханның ике углы бар иде, берсе Алтын бик, икенчесенең аты Гыйлем бик дигән иде. Яудан, кыргыннан качып калган кешеләр Алтын бикне урман төбенә илтеп яшерделәр. Бере җиде яшендә, бере тугыз яшендә иделәр. Аларны яхшы асрар иделәр. Аннан соң Аксак Тимер, Шәһри Болгарны вәйран кылып хәрап кылганнан соң, Бүләр шәһәренә килде. Чирүе белән Бүләр шәһәренең каршысына килеп, урын казып яттылар, орыш-тукыш кылмадылар. Ул вакытта Бүләр шәһәренең ханы Самат хан дигән иде. ...Халкы Бараҗ атлы иде. Бараҗ халкының әүвәл замандагы борынгы төп йорты ошбу Зәй тамагында булыр иде. Алыплар заманы иде. Бер Бараҗ дигән аждаһа елан килде. Ул шәһәрнең халкына көч зыян кыла башлады. Чыгып аждаһа белән сугыштылар, җиңә алмадылар. Ахыры үзләре шәһәрен салып качтылар. Болгар шәһәре якынына барып Бүләр суының өстенә йорт салдылар. Ул шәһәрләрен һәм Бүләр дип атадылар. Ул сәбәптән халыкны Бараҗ халкы диеп иделәр Ораннары Бараҗ иде. Анда Самат хан әйтте:

— Аһ, әй Бараҗ халкым, борын олуг бабаларыбыз Бараҗның зыяныннан качып, шәһәрләрен салып, ошбу җиргә килепләр, мәкам йорт тотыплар. Инде Бараҗдан көчлерәк Аксак Тимер килде, шәһәребез каршысына төште, ни кылырбыз? — диде.

Анда ул Бараҗ халкы әйттеләр:

— Әй ханым, ирек сезләрнеңдер, безләр һәр ни дисәк, ирегебез юктыр,— диделәр.— Әмма боерсагыз, Аксак Тимер ләшкәре белән һәм орышырбыз, үтерербез, йә үзебез үләрбез,— диделәр.

Анда Самат хан әйтте:

— Инде минем каршымда бер кешем бардыр, аннан сорыйм, ул ни боерыр, аның сүзеннән чыкмасмын,— диде. Ул вәли кешене алдырып сорадылар, тәкый әйттеләр:

— Әй безнең олугыбыз, инде безләр ошбу өстебезгә килгән Аксак Тимер белән орыш кылыйкмы?

Анда ул вәли әйтте:

— Хуш, карыйк,— дип. Бер манараның башына менде, тәкый Аксак Тимернең чирүенә бакты.

Карады исә, күрде кем, Хозыр галәйһессәлам Аксак Тимернең чирүендәдер. Ул манарадан төшеп, Самат ханның кашына килде, тәкый әйтте:

— Орышырга рөхсәт юктыр, Хәзрәт Хуҗа Хозыр галәйһиссәлам аның чирүендә бергәдер. Тәңре тәгаләнең тәкъдиренә муен сонмак кирәктер, капкаларны ачтыргыл,— диде ирсә, ул Самат ханның Бараҗ халкы йыглаштылар, тәкый әйттеләр:

— Ни кылмак кирәк, хак сөбханә вә тәгаләнең хөкеменә муен сонмак кирәк,— диеп, тәмам шәһәрнең капугларын ачтылар. Ирек салдылар, орышмадылар. Аннан соң хәзрәте Аксак Тимер чирүе белән шәһәргә иңделәр, халыкны кырдылар. Әмма анда Аксак Тимер кич булды исә, үзе шымчы булып, турысын орып, халаекларның эченә кереп, сынап йөрер иде.

— Әй халаеклар, егетләр, бу бөлеклек, бу кыргын безләргә кемнәнә булды? — диеп сорар иде.
Анда утырганнар әйтер булсалар:

— Безне Аксак Тимер бөлдерде, аның шомлыгыннан бөлдек, жуйалдык,— дигән кешеләрне иртәгесен тәмам ыруы белән, тамыры белән һәлак кылыр иде. Һәркем исә, гөнаһны үзеннән белеп, әйтер булса иде «белеклек үз шомлыгыбыздан» диеп, аны үтермәде, таламады, аны җибәрделәр. Әлкыйсса , кичләрдән бер кичә Аксак Тимер, үзе шымчы булып, Бараҗ халкының арасына иңде. Тәкый әйтте:

— Әй Бараҗ халкы, бу бәла сезләргә кандин килде?

Анда алар әйттеләр:

— Кемнән идеген белмәдимесен? Әбур Аксак Тимер килде, бези кырды, бөлдерде,— диделәр.

Анда ул кичәнең эчендә бер олы бикнең гакыллы тол калган хатыны бар иде, ул әйтте:

— Әй егетләр, бу белеклекләрне үз гөнаһыбызның шомлыгыннан беләйек. Ул Аксак Тимер ни кылыр иде? Тәңренең тәкъдиредер,— диде. Ул хатынның ире Җәдәш дигән иде, ул хәзрәте Аксак Тимер килмәс борын үлгән иде. Ул Җәдәш бикнең ике углы бар иде, берсе Инсан вә берсе Ихсан дигән иде. Ул кичнең иртәгесен ул хатынны угланнары белә үз кашына алдырды. Болар ни эшкә алдырдыгын белмәен, безләрне үтерер, диеп йыглашып килделәр.

Аксак Тимер ул хатынга әйтте:

— Син, гөнаһыбызны үзебездән белербез, диепсең, һәр эш үзебезнең шомлыгыбыздин, диеп әйтерсең. Инде бу көннән соң сине тәмам углың-кызың, кардәшләрең белән йарлыкадым. һәр канда сөйсәң, шул тарафка киткәйсез,— диде. Үзе һәм тәмам чирүгә яр салды:

— Бу кешегә гимәңнәр, малын таламаңнар, һич нәрсәсенә зыян китермәңнәр,— диде.— Үзенә белеклекне, гөнаһны үзеннән күрдеге өчен тәмам углы, кызы, кардәшләре белән ярлыкап җибәрдем.

Аннан соң ул ике бик, бере Инсан вә бере Ихсан икәүсе киңәш итеп, күчмәгә ният кылдылар. Инсан бик әйтте:

— Әй анам, мин ошбу олуг өйнең эч йәнигә , тау җиренә барырмын, анда мәкам йорт тотармын. Аның өчен кем, ул җир һәр җирдән берүктер , — диде.

Анасы һәм аның сүзен яратып кабул кылды. Әмма энесе Ихсан бик ул тарафка барырга өнәмәде.

— Иске бабаларым йортына барырмын, мәкам йорт тотармын,— диде.

Инсан бик әйтте:

— Мин ул җиргә бармамдыр,— диеп аерылды, тау тарафына китте. Анасы һәм аның белән китте. Анда барып Гәбенә дигән суның буенда мәкам тотты.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1495 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz