Четверг, 09.05.2024, 23:30:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 29 » БАТМАН БАТЫР
БАТМАН БАТЫР
12:48:58
Ошбу хикәяте гаҗибә ки, шәһри Казанның ни рәвешчә вәйран улдыгыннан хәбәр бирер, вә Кәчим хан ки, Меңгә барып үзенә бер шәһәр бина кылып, бәгъдә вәйран булмышын белдерер, вә һәм Русия мәмләкәтенең ни рәвешчә ошбу даринга галиб иҗрайе әхкам итүен белдерер. Мәгълүм була ки, ошбу Казан дигәне әүвәл Кытай вилаятеннән бер җәмигъ килеп, ошбу утыз чакрым кадәре югары бер шәһәр бина кылып, ничә вә ничә еллар ханлык кылды. Мин бәгъдә ошбу хан нәселеннән ике угыл булды. Олысы монда түбәндә килеп шәһәрне хәзерге Казан урынына күчерде. Кечесе Кәчим хан исемле иде, Хан Кирмәнгә барыб бер җәмигъ гаскәре илә шәһәр бина кылды. Бу ике газиз берсе Казанда вә берсе Хан Кирмәндә ханлык кыйлырлар иде. Русия мәмләкәте ул вакытта накысрак иде, хәтта ки Казандагы ханга берничә плат биреп тора иде, дип хикәя кылмышлар. Көннәрдән бер көн Русия падишаһы Кәчим хан илә мөшавәрәт кылыштылар.

Русия падишаһы әйтте: «Әй Кәчим хан, безнең бу рәвешчә Казан ханына плат бирүебез егетлектән имәстер, әгәр кабул итсәң, бу акчаны аңарга бирмик, аның илә сугыш кылып, аны басыйк, аңарга бирә торган платны сезгә бирермен,— диде.— Әмма мәмләкәтнең ярымын мин алып, ярымын син алырсың»,— дидектә, Кәчим хан бу эшне савап күрмеш, диделәр. Бәс, падишаһ бу эштә Кәчим хан илә вәгъдәләшеп кәнд үзенең рәисләренә киңәш кылды вә бәгъдә бер кичәдә үзенең падишаһ киемнәрен астан киеп, йурнык киемнәрен өстән киеп, шәһәр эчендәге рәисләрнең тәрәзәләре үзрә тыңлап йөрер иде, минем эшемне рәисләр савап күрдеме дип. Бәс, буйлә булдыкта бер йурнык падишаһны бу рәвештә күрде, «аһ, падишаһ!» дип белмәде, бәс, падишаһны тотып берничә зарбә иләде. Бәс, падишаһ бу йурныкка гозер кылып әйтте ки: «Әй фәлән, бу рәвештә мине кыйнама, әйдә икәү барып кабакта эчик»,— диде. Бу йурнык разый булып, бардылар. Бер ничә кадәхе гаскәри эчтеләр. Падишаһ әйтте: «Әй фәлән, без икәү дуст булыйк, танда әгәр син иртә торсан — син мине чакыр, мин торсам — мин чакырам»,— диде. Йурнык кабул иттектә: «Мин сине кайдан белерем?»— диде. Падишаһ әйтте: «Син бүрегеңне миңа бир, мин үземнекен сиңа бирермен — шуннан белешербез»,— диде. Бәс, падишаһ үзе бүрекне астындагы таҗы илә йурныкка бирде, анын бүреген үзе киде. Бәгъдә исәнләшеп киттеләр. Таң булгач, йурнык торып карады исә, бүрек астыннан падишаһның таҗы чыкты. Бәс, бу эшләрне күреп зиядә хәвефтә булып тордыгында карады, күрде ки, падишаһның вәзирләре моның артыннан ничә вә ничә гыйззәт белән килмешләр. Өндәделәр. Бәс, моны алып падишаһ хозурына киттеләр. Падишаһ ничә хөрмәт вә гыйззәт илә каршы чыгып, гыйззәт кылды вә һәм дуст булдылар. Мин бәгъдә падишаһ Казанга сугышырга чыктыкта бу йурныкны үз урынына калдырды...

Бәс, падишаһ шәһри Казанга китте, ничә вә ничә еллар сугыш кылып, шәһри Казанга галәбә табып, хөкем кылырга хаким вә өмараларны үзеннән куйды. Бәс, Кәчим хан килеп, Русия падишаһына гарыз кылды: «Әй, падишаһ, безнең вәгъдәбез бу мәмләкәтне уртак итәргә иде, кайу җирне үзеңә алып, кайусын безгә бирерсең?»,— диде. Падишаһе Русия вәгъдәсенә хилаф кыйлып әйтте ки: «Мин сиңа һич җирен бирмәм,— диде,— әгәр аласың килсә, үзең сугыш кылыр идең»,— диде. Бәс, Кәчим хан илә араларында фәсад булып, сугыш кылыр вә һәм ничә вакытлар сугышып, Кәчим ханга галиб булып, ул мәмләкәткә һәм малик булды.

Иҗрайе әхкям өчен хакимнәр үзеннән куйды. Ошбу вакыт Казанда булган мөселманнарның олуглары, сәркәшлек кылып хаким вә өмараларны һәммәсен үтереп, мөселман әхкамын иҗраэ кыла башладылар. Бәс, Русия падишаһы бу хәбәрне ишетеп, яңадан гаскәр кылып, шәһри Казанны икенче кәррә алып, әкябирләрнең һәммәсенең башын кистерде. Шуның өчен Казанда кол нәселе дип кылмышлар, олуглардан һич калмаганы өчен. Әмма качкан кемсәләрдән берсе Батман батыр иде. Казанка суы артында урманда ат менеп йөрер иде. Бәгъзе вакытларда Казан эченә кереп утыз-кырык баш кисеп, дәхи Казанка артына чыгып китәр иде. Көннәрдән бер көн бер марҗа Казанка суы артына чыгып йөрер иде, күрде ки, бу баһадир — уйкыда; аты, ияре илә, ашап йөри. Уйлады ки, мин качсам да, әгәр уйганса, мине шунда ук үтерер, диде. Кулына таш алып Батман батырны таш илә атты. Ходаның казасы илә җан тәслим кылды. Бәгъдә батырның аты иясен бу рәвештә күреп, килеп биленнән кабып күтәреп алып китте. Филхал марҗа күзендән гаиб булды, соңын хода теләгән җиргә илтеп куйды, кяферләр бу Батман батырның сөяген таба белмәделәр. Бәс, Батман батырның үлеме марҗадан булды, шуның өчен «батыр үлеме марҗадан» дип мәсәл кылалар...

Хикәяте гаҗибә — гаҗәп хикәя.
Вәйран — җимерелү.
Бәгъдә — соңыннан.
Ошбу даринга галиб иҗрайе әхкам итү — бу дәүләтне (Казанны) җиңеп, аның белән идарә итү.
Вилаять — өлкә, дәүләт.
Җәмигъ — төркем.
Мин бәгъдә — шуннан соң.
Накыс — көчсез.
Плат— ясак, түләм.
Мөшәвәрәт — киңәш.
Кәнд — үзе.
Йурнык — хәерче.
Зарбә иләү — кыйнау, сугу.
Кадәхе гаскәри — «солдат кружкасы» мәгънәсендә.
Зиядә — зур, артык.
Гыйззәт — хөрмәт.
Галәбә — җиңү.
Ө м а р а — әмирләр.
Гарыз кылды — үтенде.
Хилаф кылу — бозу.
Фәсад — дошманлык.
Малик — патша.
Иҗрайе әхкям — идарә итү.
Сәркәшлек — фетнә, буйсынмау.
Кәррә — тапкыр, мәртәбә.
Әкябир — бөекләр, олылар.
Уйкы — йокы.
Филхал — шунда ук.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2069 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz