Пятница, 10.05.2024, 11:08:11   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 30 » БИСТӘ ДИМӘК КЫЙССАСЫ
БИСТӘ ДИМӘК КЫЙССАСЫ
22:08:34
Ядгәр, Шинбикә өчен Болакның кояш батыр ягында күлгә каршы әлхәрәй күмелгән йирдән күп ары бер зур бакча кылдырып, эченә бик гали әнваг зиннәт илә мөзәйен булган өйләр вә гыймарәтләр ясаткан икән. Заманында үзе һәм күп вакыт килеп торып, олуг бикләре берлән сәйр вә тамаша кыйлалар икән. Әнваг җимешләр агачы вә гөлләр иктереп вә әнваг кошлардан вә башка гариб хайваннардан күп хайваннар бар икән. Шинбикә даимел оукат хадимәләре вә кавем-кардәшләре вә ханнардан калган ниса җәмәгате илән шунда тора икән. Вә үткән ханнарның да бәгъзеләре җәй өчен килеп тамаша вә сәйранлык кыйлырдай урыннар кылганнар икән. Вә һәм Казаннан ага вә әгънияларының да бакчалары вә сәйранлык йирләре булып, җәй көннәре күбрәк ошбу йирләрдә торалар икән. Әмма йортлары берлә торган кешеләр юк икән.

Шинбикәнең бакчасы ул вакытта бер гаҗәп урын икән, Казан халкы бу якны Шинбикә бостаны дип әйтәләр икән. Урыс биге Казанны алгач, мөселман халкы һәммәсе, Шинбикәне баш иләп, урыс бигенә: «Болакның ул ягында урыс җәмәгасы, бу ягында мөселман торсын»,— дип гариза биреп, урыс биге һәм кабул күреп, мөселманнар һәммәсе бу якка күчеп, әгьниялары өйләр салып, фөкаралары өйләр салганчы бәгъзеләре байда торып, бәгъзеләре зимләнкә ясап, бәгъзеләре киездән чатырлар корып торганнар. Болакның ул ягын урыс ягы, бу ягын мөселман ягы дип атаганнар. Соңра мөселманнар күбәеп, мәсҗед вә мәдрәсәләр булып, шәех Зәйнетдин вә Садретдин әфәнденең һиммәтләре берлән голәмалар һәм булып абад булган. Урыс биге һәм Шинбикәне ригая иләп мөселманнарның бәгъзе эшләрен Шинбикәгә тапшырган. Мөселманнар бу якны, Казан исеме белән әйтми, Бостан дигәннәр. Күп заман шул исемдә йөреп, соңра халык бозып, «бистә» дигәннәр.

Әнваг зиннәт илә мөзәйен булган — төрле кыйммәтле әйберләр белән бизәлгән.
Гариб — чит.
Даимел оукат — һәрвакыт, гел.
Хадимә — хезмәтче.
Ниса — хатын-кыз.
Әгъния — байлар.
Бостан — бакча.
Фөкара — фәкыйрьләр.
Һиммәт — тырышлык.
Голәма — галимнәр.
Абад — һәрнәрсә җитеш, мәдәниләшкән, төзек.
Ригая иләп — зурлап.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2017 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz