Пятница, 03.05.2024, 07:16:10   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » БОЛГАРНЫҢ ХАРАП БУЛУЫ
БОЛГАРНЫҢ ХАРАП БУЛУЫ
18:34:14
Әлкыйсса , юллары Хаҗи Тарханга ограды . Анда һәм алты ай калдылар, кышладылар. Яз фасылында Шәһри Болгарга ирештеләр...

Әлкыйсса, безнең Болгар әһле фисык вә гыйсъян илә мәшһүр иделәр... аллаһе тәгаләгә гасый булдылар, аллаһе тәгалә шуның өчен Аксак Тимер хәзрәтне мөсәлләт кылды. Ул заманда Болгарда Бикчура хан иде. Мир Тимер хәзрәт Бикчура ханга илче җибәрде:

— Ни өчен җомга вә гает укымазсызлар?

Бикчура голәмәләренә әйтте:

— Мир Тимергә ни җавап бирерсезләр?

Голәмәләре әйттеләр:

— Китаплар илә җавап бирербез,— диделәр...

Бәс, хәзрәт Аксак Тимер, Болгарның бу кавелләрен ишетеп, гаскәренә әмер әйләде:

— Укларыгызны вә тупларыгызны атыгыз! Биллаһильгалиелгазим, бу Болгар шәһәренең урынын начиз вә набуд итәрмен! — дип ант эчте. Өч көннең эчендә шәһәребезне набуд вә начиз иләде, гаскәренең хәдене аллаһе тәгаләдән гайре белмәс иде. Таш кальгаларыбызны, туп белән ваттырып, Вулгы төбенә салды. Бикчура ханның унике вәзире илән башларын кистерде, лүэлүэл мисал кызларны вә хатыннарны, кол итеп, гаскәрләренең рәисләренә бирде. Утыз алты голәмәне таганга астырды, калган халыкны бер җомганың эчендә читкә китмәгә әмер әйләде, «бу урында тормагыз» дип хөкем әйләде. Җанбакты карт ыруы илә чыкты — Җанбакты авылы булды, вә янә безнең Мөслим бабабыз ыруы берлә Ташбилге елгасына төште — Ташбилге авылы булды. Тәтеш карт, ыруы берлә, Ак идел ярына төште — Тәтеш авылы булды; Мамадыш карт, ыруы берлә, Нократ иделенә төште — Мамадыш авылы булды. Бәгъзеләре Казан суының тамагында Яңа Казанга күчеп киттеләр, бәгъзеләре Уралның җәнүб шәркыйсына Сарайчыкка күчтеләр, бәгъзеләре кыргыз халкына керделәр. Ля иля ниһая әтрафе галәмә таралдылар. Әлкыйсса, тарих сигез йөз алтмыш тугызынчы елында, маһе мөхәррәмдә җомга көн бәгъдә салатыл җомга, румия аеның җәүзәнең егерме җиденче көнендә Болгар начиз вә набуд булды, дөньяда исеме калды...

Ул заманда Болгарның өй хисабы унике мең дә егерме дүрт өй иде. Шул Болгарны харап әйләде, халкын әтрафе галәмә таратты, вә һәм Ак Идел яранда Кашан дидеге шәһәр бар иде, аны һәм шәһәрнең нигезен бетереп, шәһәр халкын әтрафе галәмә пәракәндә әйләде. Әлкыйсса, Мир Тимер хәзрәте Болгарны вә һәм Кашанны хәрап әйләгәч, газыйлык өчен Мәскәүгә китте.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1798 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.5/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz