Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 27 » ГӘРӘЙ ХАН
ГӘРӘЙ ХАН | 18:23:07 |
Шәһри Болгар ханының кул астында данлыклы бер хан булып, аны Гәрәй хан дип йөрткәннәр. Гәрәй ханның каласы хәзерге Баллыкүл авылы янындагы кала өстендә (хәзерге Нократ атлы урыс авылы басуыңда) булган, ди. Гәрәй ханның гаскәре күп булган, аның каласында бик матур сарайлар, бакчалар булган. Гәрәй хан каласыннан Шәһри Болгарга, Биләргә, Суарга, Кашан калага урман эченнән яшерен юл булган, ди. Читтән яу чабу куркынычы булганда бу яшерен урман сукмагыннан Шәһри Болгарга, Биләргә, Суарга һәм Кашан калага тиз арада яу килүен хәбәр итәләр икән.
Яшерен юлларны Гәрәй хан үзенең атлы чапкыннарын җибәреп тикшертеп, сакчылар белән саклатып торган, ди.
Гәрәй ханны чувашлар да бик яратканнар, ди. Шәһри Болгар ханы чувашларның барлык эшләрен Гәрәй хан аркылы йөртә булган, ди.
Гәрәй хан галим-голәмәне дә бик яраткан, ди. Ул авыллардагы гыйлем ияләрен үзенең каласына чакыртып, әледән-әле аларны хөрмәт иткән, алар белән киңәшләшкән.
Гәрәй хан илне яудан саклар өчен һәртөрле курганнар, ныгытмалар ясаткан икән. Спасс кантонындагы Борнай, Күрнәле, Коллар, Рәҗәп, Төгәлбәй авыллары янындагы курганнар — Гәрәй хан киңәше белән Шәһри Болгар ханы ясаткан курганнар, имеш. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2377 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|