Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 27 » ГАБДЕШШӘМС
ГАБДЕШШӘМС | 18:18:55 |
Казаннан читтә хәзер Иске Болгар дип исемләнеп йөртелгән урынга Габдешшәмс 200 гаскәр белән килеп төшкән. Билгеле инде, гаскәр белән килгәч, бу урында ул шактый нык көчәйгән.
Килүченең исеменнән үк күренеп торганча («шәмс» кояш дигәнне аңлата), Габдешшәмс кояшка табынган. Үзе аллага сыгынмагач, җирле халыкка да кояшка табынырга дип әмер биргән. Ләкин шул кичне үк ул бер төш күрә: чал гына сакаллы бер карт аңа: «Син Габдешшәмс түгел, ә Габдрахман, шулай булгач, син аллага табынырга, аллага сыгынырга тиеш. Син аллага табын»,— дип өч мәртәбә кабатлый да юк була. Габдешшәмс исә, җанына тынычлык таба алмыйча, бөтен фалчыларны, төш юраучыларны җыярга боера. Бер ай юрый алмыйлар төшне.
Көннәрдән бер көн, алтын таҗын салып йокларга яткач, кинәттән берәү килеп, карават аякларын чаба һәм таҗын алып: «Габдрахман, мин төш юрарга килдем»,— ди. Бу — Хозыр галәйһиссәлам* була. Шуннан Габдешшәмс, халыкны кояшка табындырырга дигән сүзеннән кире кайтып, гаскәрен дә, ата-анасын да аллага табынырга мәҗбүр итә, үзе дә аллага сыгына башлый. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1230 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
Ссылки |
-
Кастинги
Ждём тебя! Новые кастинги каждый день! Подписывайся и узнавай о них первым
artcasting.tv
-
Сальники mg
Кольца, манжеты, сальники, пластины, ремни, рукава и др
techelectro.ru
-
Wesem фары
wesem
автооптик.рф
|
|