Воскресенье, 05.05.2024, 10:38:59   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » ИСКЕ КАЗАН КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ
ИСКЕ КАЗАН КАЛАСЫНЫҢ КОРЫЛУЫ
19:18:36
Аксак Тимер Болгар шәһәрен харап итеп, аның халкын аскан, кискән, үтергән чакта, Болгар иленең ханы Габдулла ханны да үтергән икән.

Габдулла хан Аксак Тимер тарафыннан үтерелгәч, аның ике сабый баласы — шаһзадәләр — һәм хатыны ханбикә калган. Болгар шәһәренең олылары, ханның нәселе киселмәсен өчен, ханбикә вә шаһзадәләрне ничек тә Аксак Тимер золымыннан саклап алып калырга тырышканнар.

Шуның өчен Болгар шәһәренең олылары, гәрчә үзләре Аксак Тимер тарафыннан үтерелеп бетереләчәк булсалар да, зур тырышлык белән, бик тиз арада ханбикә вә ханзадәләрне Болгар шәһәреннән чыгарып, Бүләр шәһәренә озатканнар.

Аксак Тимер үзенең сансыз күп явы белән Болгар шәһәрен ватып, җимереп, соңыннан яндырып, үзен җир белән тигез иткән. Шәһәрдәге кешеләр Аксактан ялынып ни чаклы гафу үтенсәләр дә, ул бер кешегә дә әман бирмәгән ... Аксакның кулы белән Болгар шәһәре вә аның әйләнәсендәге авыл һәм башка шәһәрләр яндырылып, кешеләре — хатыны, кызы, бала-чагалары белән бөтенесе дә суелганнар. Бу кешеләрнең үлгән гәүдәләрен бергә җыйдырып, Аксак шул үлгән кеше гәүдәләре өстенә карап: «Мин сезне дин тотмаган өчен шулай иттем, сездән туган балалар да динсез булыр дип, аларның да башларын кистереп, сезнең гәүдәләрегез арасына ташлаттым»,— дигән. Шул вакытта бу үлгән кеше гәүдәләре яннарына агачлар, саламнар өйдереп, ут төртеп яндырган.

Аксак Тимер Болгар йортында кеше каны эчеп озак вакытлар бәйрәм иткән. Ул шул ук чакта Болгар белән бергә Суар, Кызлар, Юкәтау һәм башка болгар шәһәрләрен дә яндырып, кешеләрен үтереп йөргән. Моннан соң Аксак Тимер ул заманның иң күп халыклы, атаклы һәм дәүләтле шәһәрләреннән булган Бүләр шәһәренә үзенең чирүе белән яу булган.

Аксак Тимернең кызык кына бер гадәте бар икән: әгәр дә үтерелергә мәхкүм кешеләр үтерелер алдыннан Аксак Тимер тарафыннан «ни өчен үтереләсез?» дип сораганда, «үз гөнаһ шомлыгыбыз сәбәбе белән үтереләбез, безнең башыбызга гөнаһыбыз җитте, Битимер хәзрәтне хода безгә гыйбрәт өчен җибәрде, ул туры юлны күрсәтүче» дигән сүзләрне сөйләсә, ул кешене үтерми, гафу итеп, күп акча, бүләкләр биреп җибәрә икән.

Аксакның менә бу гадәтен, Болгар вә башка шәһәрләр харап ителгәндә, халык аңламаган икән. Шуның өчен алар Аксак ерткычка кан хәмере булганнар. Әмма Бүләр шәһәренең халыклары Аксакның бу холкын төшенгәннәр икән. Шуның өчен Бүләр шәһәрендәге асыл затлар, ханны үтергәч Болгардан качып килгән ханбикә вә аның балалары — ханзадәләрне сәламәт саклап калу өчен бер чара күрергә булганнар. Алар бу турыда үзара уйлашканның соңында, Аксак Тимернең югарыда сөйләгән холкыннан файдаланырга уйлаганнар. Бу турыда ханбикәгә дә белдергәннәр. Ханбикә бик гайрәтле, батыр, сүзгә оста, мәһабәт вә гүзәл хатын булган. Шуның өчен аңа бик күп вакытларда гади кешеләр генә түгел, ул чакның аксөяк вә асыл затлары да киңәшеп эш итәләр икән. Аның биргән киңәшләре, сөйләгән сүзләре, әйткән ишарәләре — барысы да дөрес чыга икән. Үзен һәм балаларын саклап калу турында ханбикә бер дә аптырамаган: бар авырлык вә читенлекләрен үз өстенә алган да эшкә керешкән. Ул Аксак Тимернең Бүләр шәһәренең тирә-юнендә булган бөтен авыл вә шәһәрләрне яндырып, кешеләрен үтереп, Бүләргә якынайганын көтеп торган. Аксак Тимернең Бүләр өстенә яу булуы, халык өчен үләт чиреннән яман бер куркыныч булган.

Ханбикә бер дә аптырамый, каушамый гына үзенең Алтынбик һәм Галимбик исемле ике улын алып, Аксак Тимергә каршы чыккан. Ханбикә, Аксак Тимернең янына барып, оста сүзләр белән йомшак иттереп, үзенең үтенечен сөйләгән. Ул болай дигән: «Падишаһларның падишаһы, олы ханым-солтаным хәзрәти Битимер! Менә мин ике улым — ханзадәләрне алып, синең хозурыңа мәрхәмәтеңне өмет итеп килдем. Мин гөнаһлы Габдулла ханның хатыны, бу балалар аның ике улы. Мәрхәмәт итеп, бу ике балага аталарының рухына коръән укырлык бер җирдә урнашып, үзебезнең Болгар йортында безгә торырга рөхсәт итсәгез иде. Сез күп яшәгез, бөтен җиһанның дәүләте, көч вә кодрәте сезгә булсын.

Сез безнең йортыбыздагы гасыйларны бетерер өчен тәңре тарафыннан җибәрелгән бер күндерүче, без барыбыз да сезнең гөнаһлы бәндәләрегез, үтенеч бездән, әман сездән».
Ханбикәнең бу сүзләре Аксак Тимернең хушына килгән. Ул ханбикә вә аның балаларына әман биреп, аларга Болгар йортының теләгән урыннарына кала корып торырга рөхсәт иткән. Ханбикәнең үтенүе буенча, башка берничә аксөяк вә асыл затларны да гафу итеп, ханбикә белән бергә кала корып яшәргә рөхсәт иткән.

Болар, барысы бергә җыелып, Бүләр шәһәреннән төньякка таба китеп, бер кечкенә инеш буенда кала корып яши башлаганнар. Менә болар корган кала — Иске Казан каласы булган икән.

Бу калада ханбикәнең зур улы Алтынбик беренче хан булган. Алтынбик Иске Казан каласында мәсҗедләр, мәдрәсәләр эшләткән, зур-зур бакчалар ясаткан, читтән бик күп укымышлы кешеләр чакырткан, балалар укытыр өчен мәктәпләр салдырган. Укымышлы кешеләргә хәзинәдән айлыклар бирдергән. Алтынбик Иске Казан каласында илле елдан артык ханлык итеп, йөзгә якын яшәп вафат иткән.

Алтынбик атасы ханлык иткән атаклы Болгар шәһәренең җимерелүе өчен бик кайгыра икән. Ул Болгар дәүләте атасы чагындагы шикелле зур бер дәүләт булуы өчен дә тырышкан. Әмма халкы үтерелеп беткәнгә күрә, яңадан аякка бастыра алмаган.

Шулай да Алтынбик Болгар шәһәрендә янмый калган Хәлиф Җәмиты шәрифне һәм олы мәдрәсәне төзәттереп, имам, мөдәррисләр чакырып, яңадан тергезгән.

Менә шушы Алтынбик — Иске Казан каласының беренче ханы һәм Иске Казан каласын коручы кеше икән.

Алтынбиктән соң Иске Казан каласына кардәше Галимбик хан булган. Бу кеше утыз елдан артык ханлык иткән, күп яхшы эшләр эшләгән, йөзгә якын яшәп Болгарга, атасына зиярәткә барган чагында вафат булган.

Болгар ханы Габдулланың балалары Иске Казан шәһәрендә барлыгы йөз дә дүрт ел гомер сөргәннәр. Соңыннан Иске Казан каласының урыныннан күчеп, Казан суының тамагында яңа кала корганнар. Бу кала инде Яңа Казан каласы урыны була. Бу Яңа Казан каласында йөз илле сигез ел ханлык иткәннәр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 4285 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz