Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 27 » ЯҢА КАЗАН
ЯҢА КАЗАН | 19:22:27 |
Кайсыдыр бер Кырым ханының яшь килене, беренче кат Казанкага суга барганда, чиләкләре белән тауда егылган. Кайнатасына ачуы чыгып, әйткән: «Тапкан инде кайда шәһәр төзергә!»— дигән. Бу сүзләрне ханга тапшырганнар.
— Шәһәрне кайда төзү уңайрак булыр соң? — дип, хан ана сорау биргән.
Килене ике балыкчыны кармаклары белән Идел агымы буйлап балык тотарга җибәрергә, алтын балык кайда эләксә, шәһәрне шунда төзергә киңәш иткән.
Балыкчылар хан әмере буенча Казанкага балык тотарга киткәннәр. Хәзерге Казан урнашкан урынга килеп җиткәннәр. Хәзер Сөембикә манарасы торган урын каршысында чыннан да алтын балык тотканнар. Хәзерге Казанның урыны бер өлеше таулы, икенче өлеше баткак булганга, хан янә килененнән яңа Казанны кайда төзергә икәнлеген сораган. Килене болай дип җавап биргән:
— Шәһәрне алтын балык эләккән җирнең каршысында, тауда, җиргә күмелгән су тулы казан утсыз кайнап торган җирдә төзергә кирәк.
Бу урында еланнар мыжлап торганга, шәһәр кору өчен җайсыз булган. Ханның килене тагын акыллы киңәш биргән. Аның киңәшен тыңлап, кышын еланнар өннәрендә чагында, бик күп салам ташыганнар, ә язын, еланнар саламга чыккач, ут төрткәннәр. Алар шунда кырылып беткән. Еланнарның берсе саламны яндырган бер атлыны (ул баһадир Иске Казаннан булган) илле чакрым куып барган. Артыннан җитеп, хәзерге Чүриле дигән авыл янындагы чокыр буенда аны алты кисәккә өзгәләп ташлаган. Шуңа күрә бу чокырны татарлар хәзер дә Алты Кутар (русларда — Кутарка) дип йөртәләр. Алты өлеш дигән сүз бу. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1906 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|