Пятница, 03.05.2024, 11:17:05   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » ЯНМЫЙ ТОРГАН КЫЗ
ЯНМЫЙ ТОРГАН КЫЗ
18:37:54
Үзенең дошманы — Туктамышның артыннан килгәндә, Тамерлан Ока елгасының урта агымы буйларына килеп җитә һәм монда аның армиясен, бөтенләй тар-мар итеп, Иделгә кадәр куып китә.

Шөһрәтле Болгар шәһәрен Тамерлан утка тота һәм кешеләрен кылычтан үткәрә. Җиңүчеләр дәрәҗәгә дә, картлыкка яки яшьлеккә дә карамыйча, мондагы кешеләрне һич тә кызганмыйлар, бөтенесен дә диярлек юк итәләр, калган хатын-кызлар һәм балалар әсирлеккә алына.

Болгарларда ул вакытта патшалык иткән Габдулла хан, үзенең шәһәрне саклап кала алмавын аңлагач, семьясы һәм кайбер якыннары белән, шәһәрнең иң нык таш пулатларыннан исәпләнгән Хөкем палатасына кереп бикләнә. Шәһәргә кергәч, җиңүчеләр бу бинаны бүрәнәләр һәм янучы матдәләр белән әйләндереп алалар да яндыралар. Габдулла хан һәм аның белән бергә бинага бикләнгәннәр, ханның кызыннан башкалары, барысы да һәлак булалар.

Болгарлар ханның бу кызын, үзенең акыллылыгы һәм яхшылыгы өчен, изге дип атаганнар, гадәттән тыш матурлыгы өчен аңа «хур кызы» дигән исем биргәннәр.

Тәңре бу гадел кызны газаплап үтерергә ирек бирмәгән.

Хөкем палатасы янганнан соң, җиңүчеләр аның эченә керсәләр, хан кызының болгарларда изге кеше дип йөртелгән Хисаметдин исемле мулланың ак киеме итәгендә янмыйча утырып калганлыгын күрәләр.

Үлгән ханның матур һәм акыллы бу кызын, аның кече энесе белән, Тамерлан үзенең пайтәхете булган Сәмәркандкә алып китә...

Канлы һәлакәттән Габдулла ханның бу кызы гына исән калмый: кызның ике туганы Галибик һәм Алтынбик тә исән калалар... Габдулла ханның якыннары аның бу улларын Кама елгасының аръягына урлап качалар, сугыш беткәнгә кадәр алар шунда, артык куркыныч булмаган җирдә, качып торырга тиеш булалар. Ләкин, сугышлар тынса да, бу ханзадәләргә үзләренең туган шәһәрләренә әйләнеп кайтырга туры килмәгән. Биредә аларның аталарының токымы бөтенләй өзелә.

Качып котылган патша уллары бу чорга кадәр инде яшәп килгән Казанга килеп урнашалар. Шулай ук Казанга тар-мар ителгән Болгардан һәм аның тирәләреннән шактый күп кешеләр күчеп киләләр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 6850 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.0/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz