Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 30 » КАСЫЙМ ШӘЕХ
КАСЫЙМ ШӘЕХ | 22:26:04 |
Халык арасында Кашәм шәех диерләр, бер мәшһүр нәселдер. Асылы Касыйм шәех булып, Кашәм шәех аннан мөхәррәфдер. Мәрхүм Сөләйман Аитовның бабаларыннан риваять кылып сөйләшүенә бинаән, бу Касыйм шәех дигән адәм Иван Васильич Казанны алган заманда сәламәт иде вә һәм Кабан күле урынында бары сазлык-камышлык йир иде, бу кадәр зур күл юк иде. Камышлык арасында кабан дуңгызлары вә гайре ерткыч хайваннар оялап яталар иде.
Кайчан Иван Васильич Казанны алып, сугыш беткәч, Казанда калган мөселманнарны кала эчендә торудан мәныгъ кыйлды. Мөселманнар, каладан чыгып, Кабан күле буенда бистә булып утырдылар. Аларның арасында олуглары Касыйм шәех дигән адәм иде. Болар каладан чыгып бу йирләргә урнашкач, хатын-кыз җәмәгате: «Касыйм шәех безне ниндәен сусыз, чебенлек йиргә китерде»,— дип сукрана иделәр. Касыйм шәех ишетте. Беркөнне иртә белән бер хатын су эзләргә төшсә кирәк, ул хатын күрде: Касыйм шәех таһарәт алып тора, вә һәм өстеннән бишмәтен саладыр да, Таһарәт алган суына бишмәт итәкләрен тиереп, сөйрәп китәдер. Аның артыннан су чыгып, җәелеп бара, имеш. Җәелә-җәелә зур күл була. Кабан күленең асылы бу, имеш. Вә һәм Касыйм шәех хәзрәтләре шуннан китеп күл башында иртә намазының сөннәтен укый, Шәһри Болгарда фарызын укый, өйлә намазын Бохарада укый. Шуннан кайтып Казанга килмәгәндер. Мәшһүр риваятьләр икътизасында мәзкүр Кайсым шәех бер кәрамәт иясе адәм булып, бу заманда безнең Казан халкы бер-бер мөшкел эш вакыйг булса, Касыйм шәехтән истиганә теләп рухына сәдака бирмәккә нәзер әйтәләр, эшләре морадларынча булса, нәзерләренә вафасызлык кылмас өчен, әлбәттә, шул Касыйм шәех рухына әйткән нәзерләрен бирәләр вә һәм сәдакане шул ул Касыйм шәех нәселенә бирәләр.
Бинаән — нигезләнеп, караганда. Мәныгъ кылу — тыю. Икътиза — кирәклелек, таләп итү. Кәрамәт иясе — изге, могҗиза тудыра алучы. Истиганә — ярдәм, булышлык. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1686 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|