Воскресенье, 05.05.2024, 05:04:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » КАЗНЫКЫЛАР
КАЗНЫКЫЛАР
19:05:35
Бәрән каласының бер аучысы чираттагы сәфәре вакытында аягы имгәнгән кыр казына тап була. Кызганган ул аны. Аягын бәйләгән дә өенә алып кайтып киткән. Аучының хатыны исә мул табыш көтеп яткан, ди. Имгәнгән кыр казы белән кайтканын күргәч, бик нык ачуланган, ди, картын.

— Гомерең буе кош-корт, мал-туар кызгандың инде,— дигән ул.— Сиңа аучы булып түгел, табиб кына булып туасы калган...

Әмма аучы үзенең изге ниятеннән кире кайтмаган. Төрле дару үләннәре белән кыр казының аягын дәвалаган. Каз күзгә күренеп савыккан, йөри башлаган, каңгылдап куйгалаган. Тик аучы гына аның ни әйткәнең аңламаган. Алар бер-берләренә шундый ияләшкәннәр ки, аучы кая да булса китсә, кыр казы боегып калган, ашамас булган. Хәтта ауга да аның белән бергә йөргән ул.

Җир өстеннән зыкы салкыннарны әкренләп язгы җылы җилләр куалый башлаган. Шул жилләр бишегенә утырып Бәрән каласы өстеннән каңгылдашып кыр казлары очып узган. Теге имгәнгән каз да түзмәгән, туганнарына ияргән. Аучы бу хәлне бик авыр кичергән, ди, имеш. Ялгызы гына калган чагында ул болай дип моңланган:

Кыр казлары очты, күрдегезме
Һаваларга менеп киткәнен.
Кыр казы Иделләр читендә шул,
Ялгыз башым миңа читен лә...

Аучының бу йөрәк өзгеч җырын җилләр бөтен урман-кырларга тараткан. Теге кыр казына да барып ирешкән, имеш, бу моңлы көй. Шуннан ул бөтен туган-тумачаларын иярткән дә игелекле аучының ишегалдына очып килеп төшкән. Бөтен кала халкы бу хәлгә таң калган, көнчеләнүчеләр дә табылган.

— Игелеккә игелек булып кайткан байлыктан сезгә дә өлеш бар,— дип, аучы кыр казларын парлап кала халкына тараткан. Шулай итеп, Бәрән каласы казлы булган. Бәрәкәтле туфракка эләгеп, бик күп үрчем биргән бу кыр казлары. Тора-бара каз мамыгы, каз ите белән базарларда сәүдә итә башлаган халык, байлыгы ишәйгән, тормышы түгәрәкләнгән.

Шушы игелекне истә тотып, Бәрән халкы иң әүвәл өй почмакларына, аннан байракларына каз тәпие ясап куя башлаган. Казлар исә элеккечә күп булып үрчегәннәр, мул итеп байлык китергәннәр. Сөйләүләренә караганда, Римны гына түгел, хәтта Бәрән каласын да кайчандыр дошманнан саклап калганнар алар. Шуңа да халык бу төр кошларны изге, игелекле дип санап йөргән. Карт-коры һавада очып барган кыр казлары кәрванын күрсә, тиз генә бер уч салам яки печән алган да, өендәге кош оясына кертеп салган. Янәсе, һавадагы әнә шул кыр казлары кебек ишле чыксын каз бәбкәләре...

Аучы йортына очып килеп кергән кыр казыннан соң Бәрән халкы башка мал-туар асрауга кызыга башлаган. Шулай итеп, абзарларга сыер, сарык, кәҗә килеп кергән.

Бәрән каласы үскән, ныгыган, ишәйгән, даны Суар, Болгар, Биләр кебек мәшһүр шәһәрләргә барып ирешкән. Имеш, кош-корт асрау шөгыле аларга да шушы кала халкыннан күчкән, ди. Ага-Базарда Бәрән каласының товары югары бәядә, дәрәҗәле йөргән.

Бүген казныкылар сәүдә итә, әйдә, барып алыйк нәселгә бер пар каз, берәр тана. Аларның кулы җиңел була,— дип сөйләшкәннәр, ди, Болгар кешеләре.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2514 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz