Суббота, 27.04.2024, 03:29:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 6 » ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫНА КАГЫЛЫШЛЫ КАЙБЕР ЫШАНУЛАР
ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫНА КАГЫЛЫШЛЫ КАЙБЕР ЫШАНУЛАР
15:12:56
18358. Айгыр тимрәве булса, чәршәмбе көнне айгыр кебек кешнәп, язу карасы сөртергә кирәк.

18359. «Арпа», дисәң — арта, «бодай», дисәң — бетә.

18360. Ашыйсы килеп чирләгән әйбер белән имлиләр ымсынны.

18361. Балага күз тимәсен дисәң, башта — уң, аннан сул аягын карарга кирәк, имеш.

18362. Балага күз тимәсен өчен аның башлыгы эченә миләш агачы яфрагы яки чыбыгы тегеп куялар.

18363. Балага күз тимәсен өчен: маңгаена күмер белән сөртәсең яки артыш агачын кисеп, аны беләзегенә тагасың.

18364. Бармак шешә башлагач та, бүрәнә ярыгына төртеп: «Миңа чыкма, шунда чык»,— дип әйтергә кирәк. Шуннан хурланып, чыкмый кала, имеш.

18365. Бизгәк авыруы белән авырган кешене бик каты куркытсаң, бизгәге кача, ди.

18366. Бил авыртса, беренче күкерттә йомарланалар.

18367. Бүре уты чыкса, бүре кебек улап, кызыл әйбер белән уасың.

18368. Елан карагы булса, үлгән еланны кайнар суга салып, шуның парына күзне томалап утыралар.

18369. Ипи шинасы булса, баланы көрәккә бәйләп мичкә тыгып алалар.

18370. Кулга яки башка җиргә сөял чыкса, чикерткәдән тешләтергә кирәк.

18371. Куркыткач, бизгәк кача, имеш.

18372. Күз тигән кешене гөмбә белән төтәслиләр.

18373. Күзгә арпа чыга башлагач та пычак күрсәтсәң, куркып чыкмый, имеш.

18374. Муен авыртканда ата казга сәлам бирсәң төзәлә, имеш.

18375. Суык тотса , бәхерниса күрсәтәләр: курыксын өчен.

18376. Теш бакасын бака казаны белән имлиләр. Бака казанына су салып, суны өчкә бүлеп йоталар.

18377. Теш сызламасын дисәң, табаныңны мунчада кырык бер тапкыр чабарга кирәк.

18378. Тәнгә корчаңгы чыкканда аксыргак үләненең тамырын кайнатып, шуның суы белән юарга кирәк.

18379. Төнлә белән сөялеңне айга күрсәтеп: «Менә минем чәчәгем, бармы синең чәчәгең?»— дип мактансаң, ай аны ала икән.

18380. «Чуан», дисәң—«чыгам», ди, «коры ботак», дисәң — корый.

18381. «Чуан» дисәң — чыга, «бетчә» дисәң — бетә.

18382. Чәчәк чире чыккан баланы тавык йоны мендәренә яткырсаң, чәчәге юкка чыга.
18383. Эт тыны сөяк сындырыр.

18384. Әгәр дә бер кеше бик курыкса, курыккан нәрсәнең бер әйберен алып, яндырып шул кешегә иснәтергә кирәк. Курыккан нәрсәңне белмәсәң — куркулык коялар: кургашын эретеп суга салалар. Суга салган кургаш нинди әйбергә ошаса, шул нәрсә белән төсләргә кирәк.

18385. Үз күләгәсеннән куркып авыручы терелми, ди.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4076 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz