Воскресенье, 05.05.2024, 03:32:49   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 8
Гостей: 8
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » ХАН КЫЗЫ АЛТЫНЧӘЧ
ХАН КЫЗЫ АЛТЫНЧӘЧ
18:50:11
Без, җәйгә чыгу белән, иптәшләребез белән бергә җыелып, Агыйдел буена балык тотарга — кармак салырга бара торган идек...

Без, анда барып, кармак салып арыганнан соң, балыкчы бабай янына барып, балык пешереп, чәй эчеп көнне үткәреп, кояш баер алдыннан гына кайта торган идек... Гадәтебез буенча бүген дә идел буена барып, бераз кармак салып утырганнан соң, кояш кызуына чыдый алмый, балыкчы карт янына... карт караманың астына җыелдык...

Безне астына алган карт карама Агыйделнең яр башына үскән, зур, калын ботаклары иделнең өстенә таба авышып торалар иде. Безгә каршы иделнең икенче ягында Акташ тавы идел буйлап сузылып ята, кояшның нурларын гакес итеп күзне камаштырып тора иде.
Безнең арабыздан берәү:

— Иделнең аргы ягына, каршыдагы Акташ тавының өстенә, әнә теге өелеп-өелеп киртләчләнеп, салынып төшәргә торган зур ташларның арасына менеп йөрергә кирәк иде...— диде.

Безнең балыкчы бабай, мөхаль бер нәрсәне ишеткән сыман бик кызык иттереп көлде дә:

— Чыгарсың анда, атаң башы! Бар әле, чыгып кара, үзеңне ботарлап ташласыннар,— диде.
Без балыкчы картның бу сүзенә гаҗәпсендек һәм бабайдан: «Ничек алай соң?»— дип, сөйләвен үтендек.

Бабай бер дә киреләнеп тормый сүз башлап:

— Менә бу Акташ тавының аръяк өсте тип-тигез; анда киң яланнар һәм борынгы мөселман ханнарыннан калган шәһәр урыннары бар... Алар шунда бик көчле булып гомер иткән вакытта аларның өстләренә икенче җирдән бик зур яу килгән.

Бу шәһәрнең шул замандагы ханы, бу яуның башлыгына илче җибәреп, ни өчен килгәнлекләрен белергә кушкан...

Менә бу Акташ тавы өстендә торган ханның Алтынчәч исемендә бик матур, бер бите ай, бер бите көн кеби бик сылу кызы булган икән. Теге яуның башлыгы ханның җибәргән илчесенә Алтынчәчне алырга килгәнлеген, яхшылык белән бирмәсә, сугышып булса да алырга теләгәнлеген әйтеп җибәргән.

Хан яу башының бу сүзен ишеткәч, кызы Алтынчәчкә хәбәр җибәреп, «барырмы икән?» дип сораткан: «Урал тавы аръягындагы Җаек буендагы фәлән хан сине сугышып алырга дип килгән, барасыңмы, юкмы?»— дигән.

Алтынчәч:

— Мин җәенке битле Җаек буе яубасарына бара алмыймын. Акташ тавы өстеннән Урал тавы аръягына барыр хәлем юк. Әткәм, дошманга каршы сугыш ачып булса да мине бирмәсен, әгәр дә мине көчләп бирәләр икән, икенче көн мине якты дөньяда күрмәсләр,— дип җавап кайтарган.

Хан, кызының бу сүзләрен ишеткәч, Алтынчәчне бирмәс өчен дошманга каршы сугышырга карар биргән, һәм дә яу башына:

— Кызым сиңа үлсә дә барырга риза түгел, инде килгән юлыгыздан кире кайтып китәрсең, булмаса, миндә көч юк түгел, башкасын үзең бел, сугышырга хәзер тора безнең ил,— дип хәбәр җибәргән.

Яу башы ханның җавабын ишеткәч, бик ачуланып:

— Сугышып булса да Алтынчәчне алырмын, буш кул белән илемә кайтмамын,— дип, шунда ук гаскәренә атка менәргә кушкан.

Алтынчәчнең атасы да, үзенең гаскәрен җыеп, яуга каршы чыккан. Хан гаскәре (бабай кулы белән ишарә кыйлып) әнә теге тауның өстеннән торып, әнә теге аркадан килгән яуга каршы ук белән атканнар. Ул замандагы бабаларның сугыша торган кораллары ук, сөңге кеби нәрсәләр генә булса да, аларның уклары, өч-дүрт чакрымга җитеп, каты агачларга барып кадала торган булган.

Хан гаскәре яу белән бик озак вакытлар сугышсалар да, яу бик күп булгалта күрә, хан гаскәре җиңелеп, шәһәргә качып керә башлаганнар. Шәһәр эчендәге халыклар да кайда барырга белми аптырауда калганнар. Хан кызы Алтынчәч, әтисенең гаскәре җиңелгәнен күргәч, бик шәп кара юргага менеп, кулына ук һәм сөңге алып, үзенең янына Каракүз дигән иптәш кызын ияртеп, яуга каршы чыккан. Алтынчәч, бик нык сугышса да, уң кулы җәрәхәтләнү сәбәпле кире кайткан.

Хан, эшнең ахыры бик начар булачагын белеп, үзенең хәзинәсендә булган алтын-көмешләрен, җәүһәр-якутларын яшермәкче булып,— әнә, әнә күренә бит әле иң текә җирдә, мич кеби эчкә кереп, эңрәеп торган бер тишек сыман урын, — әнә шуның эченә җыйдырган, аның эче бик киң ялан, ди, анда күл дә бар, ди.

Хан үзе тагы да гаскәре белән яуга каршы чыгып сугыша башлаган. Шулай да һаман җиңелгән.
Алтынчәч дошман кулына төшмәс өчен, төнге ай яктысында, үзенең иптәше Каракүз дигән бер кызы белән качып, әнә шул ханның хәзинәсе яшерелгән тау тишегенә килеп кергән.

Яу, ханның гаскәрен җиңеп, ханның үзен тоткынга алып, үзләренең илләренә кайтып киткәннәр. Алтынчәч шунда кереп югалган... Шуннан соң Алтынчәчнең ничек булганы мәгълүм түгел. Тик җәй көнге матур төннәрдә Алтынчәчнең, тау тишегеннән чыгып, тауның киртләчләнеп торган урынына утырып Агыйделгә таба карап торганын, хәтта бәгъзе кешеләр аның бик моңланып җырлаганын күргәннәр. Ул бичара шунда, ай яктысы булган төннәрдә чыгып, үзенең аякларына төшеп торган озын чәчләренә күмелеп, учына таянып, тугайга таба карап бик моңаеп таң атканчы утыра, ди. Шуннан соң тагы да артына карап, шунда кереп югала, ди.

Ул борын заманда бик еш күренгән, бу көннәрдә аны күргән кеше ишетелми. Тик безнең карт әти кич белән монда ялгыз кунган вакытта Алтынчәчне күргәнен, матурлыгына исе китеп карап торганын сөйли торган иде.

— Хәзинәләр шунда микән соң? — дидек.

Бабай:

— Менә минем әйтә торган сүзем дә шул. Менә инде озак вакытлар үткәч, шул хәзинәләргә җеннәр ияләшкәннәр. Аларны алырга барып, әллә никадәре кешеләр шунда һәлак булганнар. Анда кулына мылтык тоткан солдатлар каравыллап торалар икән. Алырга теләгән кешеләрне якын да җибәрмиләр икән...
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 5842 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz