Пятница, 26.04.2024, 22:56:11   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 6 » ҮЛӘННӘР, АГАЧЛАР ТУРЫНДАГЫ ЫШАНУЛАР
ҮЛӘННӘР, АГАЧЛАР ТУРЫНДАГЫ ЫШАНУЛАР
15:01:49
18137. Артыш агачыннан җен курка.

18138. Артыш исеннән шайтан кача, ди.

18139. Давыл чәчәген өзсәң, давыл чыга.

18140. Игезәк чикләвек яки көнбагышның бер төшен кешегә бирергә, берсен үзең ашарга кирәк. Икесен дә үзең ашасаң, игез бала табасың.

18141. Йөкле вакытта хатын-кыз алма ашаса, баласы матур була.

18142. Кабак кысыр чәчәкле булса, сулагай киндерә үреп кабак бакчасына ташлыйлар.

18143. Каенны өй янына утыртсаң, кайгы була, имеш.

18144. Киндерне суккан вакытта кытыршы калдырсаң, киявең шадра булыр.

18145. Киткән кызга гөл бүләк итмиләр.

18146. Куш җиләк ашасаң, игез бала табасың.

18147. Күз тимәсен өчен бала кулына миләш агачы бәйлиләр.

18148. Миләш күп булган елны чир күп була.

18149. Сары чәчәкне өзергә ярамый — җил чыга.

18150. Сиртмәгә миләш агачын ишле төптән алсаң, бала ишле була.

18151. Суган тураганда күзеңә ачысы кермәсә, көндәшкә чыдыйсың, имеш.

18152. Табада җитен орлыгы кыздырсаң, әйбер урлаган кешенең бите чабырып чыга.

18153. Ут чәчәген өйгә кертсәң, янгын була.

18154. Ялгыз агач янына шайтан оялый — яшен вакытында аңа якын барырга ярамый.

18155. Өй бүрәнәләренә усак белән каен агачы файдаланылмый: аларны тынгысыз, авыр агач диләр.

18156. Җиде төн уртасында абага чәчәген ашасаң, кеше күзенә күренмисең.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2780 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz