Воскресенье, 05.05.2024, 08:22:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » МӘРҖӘН КАЛАСЫ ҺӘМ УНИКЕ КЫЗ ХИКӘЯТЕ
МӘРҖӘН КАЛАСЫ ҺӘМ УНИКЕ КЫЗ ХИКӘЯТЕ
18:45:50
Яңа Үзи авылы янындагы кырда, урман эчендә Хуҗалар тавы дигән тау бар. Шул тауда борынгы заманнарда Мәрҗән исемле болгар шәһәре булган. Мәрҗән шәһәрендә Тырышмал Хуҗа хөкем сөргән.

Тырыш мал Хуҗаның берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе акыллы 12 кызы булган. Хуҗа аларны, яшьләре җиткәч, Бүләр шәһәренә Рабига остабикә мәдрәсәсенә укырга җибәргән. Алар арасында Мәрҗән иленең батыры Иштирәк баһадирның сөйгәне Нәркәс сылу да бар икән.

Рабига остабикә мәдрәсәсе Бүләрдәге Хуҗалар тавы итәгендә бик зур чишмә буена урнашкан була. Рабига көн саен Шәһри Болгардан Бүләргә җир асты юлы буенча 66 шәкертен ияртеп укытырга килгән.

Бер вакыт Болгар илен яу баскан. Ул Бүләргә кадәр килеп җиткән һәм шәһәрне камап алган. Бүләрне якларга Кызылтаудан, Кызлардан, Нократтан һ.б. шәһәрләрдән батырлар килгән. Иштирәк баһадир да үзенең иптәшләре белән дошманга каршы чыккан. Сугыш бик каты булган, бик күп батырлар башларын салганнар. Иштирәк баһадир белән өч батыр сугыша-сугыша Хуҗалар тавына менгәннәр. Батырлар тау башында туган илләре өчен тамчы каннары калганчы көрәшергә кан эчкәннәр һәм дошманнар өстенә ыргылып, тигезсез сугышта шәһит булганнар. Аларны тау башында җирләгәннәр. Тырышмал Хуҗаның кызлары, Бүләр өчен сугыш барганда, яу артыннан каргап торганнар, шуның белән баскынчыларның көчләрен какшатканнар. Моны күреп ачулары чыккан илбасарлар кызларны куа башлаганнар. Нәркәс сылу, мәдрәсәдә алган гыйлеме белән, куа килүчеләргә каршы ау корган. Үзе курка икән, бу ауга киекләр генә эләкмәсә ярар иде дип, һәм, җиргә ятып тыңлап, туганнарыннан сорый икән:

Корып куйдым ау ишкән,
Шаулап килә, яу микән? —
дип.

Кызлар куркышып: «Яу, яу!!!» — дигәннәр. Шуннан унике кыз Мәрҗәнгә таба йөгерек атларын куганнар. Ә яу алар артыннан калмаган, урман, алмагачлар эчендә утырган гүзәл Мәрҗәнгә хәтле җиткән һәм шәһәрне көл иткән.

Ә Тырышмал Хуҗаны, аның унике кызын тотып алып Хуҗалар тавы кырына китергәннәр. Монда алар дошман кушуы буенча, яланаяк килеш көне-төне туфрак ташып, яңа бер тау өйгәннәр.

Дошманнар, биек тау өелеп беткәч, Хуҗаны һәм аның кызларын шул тау башына тереләй җиргә күммәкче булганнар. Шулчак кызлар унике йолдыз булып күккә күтәрелгәннәр, ә Тырышмал Хуҗа таудан сикереп, елга суына әйләнеп, агып киткән. Халык хәзер дә шул елга башланган чишмәне изге санап, аңа адарына (Адарыну — алдан багышлап кую, нәзер әйтү), ә кызлар өйгән тауны «Кыз тавы» дип атый.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2434 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.3/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz