Пятница, 03.05.2024, 13:55:17   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » СӨЛӘЙМАН ХУҖА
СӨЛӘЙМАН ХУҖА
18:20:01
Мөхәммәт пәйгамбәр исән чагында Мәккә шәһәреннән бер зур галим кеше Идел буена дин өйрәтер өчен җибәрелгән икән. Бу кеше Сөләйман атлы булып, галим булганга күрә, аны Сөләйман Хуҗа дип йөрткәннәр, ди.

Сөләйман Хуҗа Мәккә шәһәреннән, зур газаплар күреп, Шәһри Болгарга килгән, ди.

Шәһри Болгарда Сөләйман Хуҗаны хан, үзенең сараенда тотып, соңыннан аны, илне агартыр өчен, безнең якка җибәргән. Сөләйман Хужа илгә чыгып, зур мәдрәсә ачып, бик зур муллалар чыгарган. Алар, авылларга таралып, илне агартканнар, ди. Сөләйман Хуҗа бик күп телләрне белгән, ул Болгар илен бик нык яраткан, шуның өчен кире Мәккәгә кайтып китмәгән. Ул безнең бу як халкын яратып сөйли икән. Сөләйман Хуҗа әйтә булган: «Шәһри Болгар җире бик бәрәкәтле җир, ул җиргә ислам кылыч көче белән таралмаган. Болгар илендәге халык ислам динен үзләре теләп кабул иткәннәр, шуның өчен җомга намазында хөтбәләр агач таяк тотып кына укыла»,— дип.

Менә шушы Сөләйман Хуҗа безнең Иске Салман авылының беренче карт вә изге бабасы. Ул безнең Салман авылын нигезләүче бабабыз булган. Шуның исеменнән авыл Салман дип аталган, ди.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1462 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz