Воскресенье, 05.05.2024, 00:37:35   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 10
Гостей: 10
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » СИХЕРЧЕ КЫЗ
СИХЕРЧЕ КЫЗ
19:21:03
Иске Казан бик текә тауда урнашкан булган, шуңа күрә Казанка елгасына төшү бик авыр икән. Ниндидер патша заманында бер кыз, Казанкадан су алып менгәндә, арып, тауның уртасында туктаган да шәһәргә начар урын сайлаган өчен патша галиҗанәбләренә ачу белдергән. Шушы вакытта гади кеше киеменнән йөрергә чыккан патша бу гүзәлнең зарын ишеткән дә, чыннан да шәһәрнең урыны, бигрәк гә суга йөрү өчен, җайсыз икәнен әйткән. «Әйбәт урын кайда бар соң?»— дип тә сораган. Шуннан кыз Казанның хәзерге урынын әйткән.

— Син күрсәткән урын чыннан да шәп,— дигән патша,— әмма анда куркыныч еланнар оялаган.

— Алар, әфәндем, шәһәр төзүгә комачаулый алмый. Мин сихри көчкә ия. Әгәр әмер бирсәң, аларны кырып бетерә алам. Ә син урманны кисәргә һәм шәһәр корырга куш.

Патша кызның киңәшен тыңлаган һәм аңа еланнарны бетерергә кушкан. Кыз хәзерге Казан урынына барып, берничә урынга чокыр казыткан, салам, чыбык-чабык әзерләткән. Бөтенесе әзер булгач, ул берничә сихерле сүз әйткән. Еланнар ояларыннан чыгып, аңа таба шуыша башлаганнар. Кыз аларның бөтенесен өяргә һәм чокырларга салырга кушкан да, саламны яндырып җибәргән. Шулай итеп, барлык еланнар кырылып беткән. Тик берсе, унике башлы очар елан, коточкыч тавыш чыгарып, һавага күтәрелгән. Әмма ул да ут көйдергән булганга, Казаннан унике чакрым җирдәге бер авыл янына егылып төшкән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 5579 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.0/6 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz