Суббота, 27.04.2024, 03:30:44   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 6 » ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ФАКТЛАРЫ БУЕНЧА ЮРАУЛАР
ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ФАКТЛАРЫ БУЕНЧА ЮРАУЛАР
15:11:06
18286. Авыздан ризык төшсә — кунак килә.

18287. Алъяпкычка бит-кул сөртсәң, нахак сүз ишетерсең, ди.

18288. Ашаган сыныгыңны калдырма — иптәшең ташлар.

18289. Ашап утырганда чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә.

18290. Ашка эченә он, күмер, тоз салынган пилмән салалар. Имештер, он пилмәне чыккан кеше бәхетле була, күмер пилмәне чыккан кеше — гомерле, тоз пилмәне чыккан кеше әче телле була.

18291. Бал белән авызланганның теле татлы булыр, май белән авызланганның теле йомшак булыр.

18292. Баш киемен кулда әйләндереп уйнарга ярамый — баш авыртучан, әйләнүчән була.

18293. Баш киемен мунчала итеп идән юарга ярамый — башың түбәнчелеккә төшәр.

18294. Берәр җиргә барырга чыккач, кире кермә — юлың уңмый.

18295. Бирәчәк нәзереңне үтәмәсәң, култык астыңа эт имчәге чыгар.

18296. Ботка пешергәндә болгаткан калагыңны ялама — киявең таз булыр.

18297. Бусагага утырсаң, ярлы буласың, диләр.

18298. Бусагага утырсаң, үсми каласың.

18299. Бусаганы атлап керергә кирәк, басып керсәң, өстеңнән сүз китмәс.

18300. Буш бишек тирбәтсәң, бала елак була.

18301. Ерактан килгән күчтәнәчне ашасаң, гомерең озыная, имеш.

18302. Идән себергәндә артыңда чүп калдырсаң, киявең карт булыр.

18303. Идәнгә пычак төшсә — ир кунак килә.

18304. Иләк аша карасаң, киявең шадра була.

18305. Ишектән кергәндә итәк кысылса, кунак килә.

18306. Йорттан кеше юлга чыкса, ул китү белән идән юмаска кирәк — юлы уңмас.

18307. Казан өстеннән ашасаң, фәкыйрьлек килә.

18308. Караңгыда ашама — киявең карак булыр.

18309. Каршыңа буш чиләкле кеше очраса, юлың уңмый.

18310. Кашык белән уйнаган бала каршы була.

18311. Кашык төшеп китсә, хатын-кыз кунак килә.

18312. Кеше кулыннан энәне тотып алма — дошманлашырсың.

18313. Кеше турында сөйләгәндә үзе килеп керсә, «озын гомерле булырсың» диләр.

18314. Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый — бәхетең киреләнеп килми торыр.

18315. Киемнең сул ягын кисәң, шатлык була.

18316. Кисеп, өеп куйган икмәк ишелеп төшсә, кунак килә.

18317. Кискән икмәкне ишеккә каратып куярга ярамый: имеш, чыгып китә, ди.

18318. Көзгегә карап җырласаң, сүз ишетәсең.

18319. Көйгән әйбер ашаган кеше аюдан курыкмый, ди.

18320. Көянтә аркылы атлап чыксаң, «кыярак» дигән шеш чыга.

18321. Күмер таптасаң, нахак сүз ишетерсең.

18322. Матча турына ятсаң, саташасың.

18323. Мендәр түнсә, кунак төшә.

18324. Мич шауласа, яхшы хәбәр килә.

18325. Мичкә салынган утыннар янып беткәч, бер кисәү башы утырып калса, «кунак килә икән» диләр. Кисәү башы озын булса — зур кунак, -кыска булса — кечкенә. Аны кисәү агачы алып: «Менә сиңа аш, менә сиңа чәй, менә сиңа ястык, менә сиңа түшәк, хуш килден, кадерле кунак!» — дип ваклыйлар.

18326. Мунча чабынганда иң элек аяк табанын чабалар, «дошман сүзе аста калсын» дип.

18327. Нигез балчыгын кешегә бирмиләр — йортың таркала.

18328. Пешмәгән ярманы ашасаң, ярлы буласың.

18329. Савыт-саба шалтыраса, тавыш чыга.

18330. Самовар, озак кайнаса, кунак көтә.

18331. Самовар, җырласа, кунак чакыра.

18332. Су күтәреп торган көянтә-чиләкле кешедән су эчсәң, ике чиләгеннән дә эчәргә кирәк: бәхете тигез булсын дип.

18333. Тастары баллы булгандыр — теле татлы.

18334. Типкә типмә — балаң елак булыр.

18335. Тоз түгелсә, кычкырыш була.

18336. Туп уйнасаң — туклык булыр, таш уйнасаң — ачлык булыр.

18337. Тәрәзә-ишек төбенә утырсаң — зәхмәт иярә.

18338. Тәрәзә тупсасына утырып ашасаң, азыгың кими.

18339. Чиләк кара-каршы бәрелсә, яңгыр ява.

18340. Чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела.

18341. Чәеңне түгеп эчсәң, киявең исерек була.

18342. Чәй ясаганда, чәе артса, ул кеше бәхетле була.

18343. Чүлмәктән ашасаң, өлеш чыкмый.

18344. Чүп өстеннән чыгарга ярамый — өстеңә начар сүз әйтәләр.

18345. Эскәтергә бит сөртсәң, биткә оят килә.

18346. Юлга чыкканда буш чиләкле кеше очраса, юл уңмый.

18347. Юлга чыккач, берәр әйберең онытылып, кире керсәң, тоз кабарга кирәк: ашап-эчеп яңадан чыккан кебек була.

18348. Юлың уң булыр: чиләгем мөлдерәмә тулы.

18349. Яше тулмаган баланы көзгедән каратырга ярамый: сакау була.

18350. Әгәр берәрсе, ашый торган икмәк сыныгын онытып, икенчесенә үрелсә, «кемдер ашыгып килә» дип юрыйлар.

18351. Өйдәге берәр кеше сәфәргә китсә, идән себерергә ярамый. «Буш кайтмасын» дип, утын агачы алып керәсең.

18352. Өстәл почмагына утырган кеше җиде ел өйләнә алмый, ди.

18353. Өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра була.

18354. Өстәл өстен кул белән сыпырып сөртсәң — тавыш була.

18355. Өстәлне кәгазь белән сөртсәң, йортта тавыш чыга.

18356. Үз күчтәнәчеңне ашасаң, гомерле буласың.

18357. Җиледән атлап узарга ярамый — аяксыз калырсың.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4635 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz