Посетители |
Онлайн всего: 60 Гостей: 60 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 27 » ТУЙБИКӘ КАЗАНЫ
ТУЙБИКӘ КАЗАНЫ | 19:09:06 |
Шәһри Болгарда халык бик мул яшәгән, алга киткән булган. Беркөн Хантимер исемле монгол ханы килеп, Болгарны туздырган, яндырган. Халык башта бик каты сугышкан. Шул сугышта Хантимернең сул тезенә ук кадалган, хан аксап калган. Шуннан аны Аксак Тимер дип атый башлаганнар. Аксак Тимер Шәһри Болгарны бөтенләй туздырып ташлаган. Яшәргә рәт калмагач, бер кабиләнең, анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Туйбикә карчык үзеннән казанын калдырмаган: казан аш-су, муллык билгесе бит инде. Казан алты потлы булган, казанның чылбыры да нәкъ алты пот икән.
Җилкәнле көймәдә йөзә торгач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Урынны охшатып, шунда туктап, яшәп калганнар. Яшәгән урыннарында җир астына әлеге казанны күмеп калдырганнар: безгә аш-су, бәхет теләп торсын, дигәннәр.
Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы казан хәзер дә шәһәр төбендә ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2405 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|