Пятница, 03.05.2024, 11:43:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » ТУЙБИКӘ МӘДРӘСӘСЕ
ТУЙБИКӘ МӘДРӘСӘСЕ
18:21:37
Шәһри Болгарда бик галим бер абыстай яшәгән. Аның исеме Туйбикә булган. Ул бик данлыклы хатын икән. Шәһри Болгарның олысы-кечесе Туйбикә абыстайны беләләр, һәрбер эшләрендә аңар, «ана» дип, киңәш итәләр икән. Туйбикә абыстайны Шәһри Болгар ханы да олылый икән.

Туйбикә дип бу абыстай шуның өчен аталган, ди: ул туйларда була торган үпкә-сапкаларны, бозылышу, аерылышуларны бетерә, кыз белән егет арасын килештерә икән, һәркемне үгет-нәсихәт белән димли, дуслаштыра икән. Туй бит бер дә үпкәсез булмый, диләр, менә бу Туйбикә абыстай шул үпкәләрне бетерә икән.

Туйбикә абыстай үзе хан нәселеннән булган, ди. Шәһри Болгарда аның бик зур кызлар мәдрәсәсе булган икән. Анда төрле илләрдән бик күп кызлар килеп зур галим булып чыкканчы укый торган булганнар, ди.

Ул мәдрәсәне «Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе» дип йөрткәннәр, ди. Аны «Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе» дип шуның өчен атаганнар, ди: бу укып йөрүче абыстайлар изге абыстайлар булганнар икән. Алар үзләре Биләр шәһәреннән Шәһри Болгарга барып сабак укыйлар икән.

Бу алтмыш алты абыстай иртә намазның сөннәтен — Биләр шәһәрендә, ә фарызын Шәһри Болгарда укыйлар икән. Болар сәхабәләрнең шәкертләре булганнар, ди. Боларның кулларында тимер таяклар булган, ди. Биләрдән Шәһри Болгарга сабак укып йөри-йөри, аларның кулларындагы тимер таяклары ашалып, кыскарып беткән икән. Болар Биләрдән Янбактыга, аннан Ширбәтлегә, аннан Шәһри Болгарга баралар икән.

Туйбикә абыстайның әмере белән, бу алтмыш алты абыстай, алтмыш алты якка таралып китеп, күп халыкны хак юлга күндергәннәр, ди.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2463 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz