Суббота, 04.05.2024, 23:31:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 9
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 27 » УТСЫЗ КАЙНЫЙ ТОРГАН КАЗАН
УТСЫЗ КАЙНЫЙ ТОРГАН КАЗАН
19:07:37
Аксак Тимер хан Бүләрне алма келәгән. Шуның белән Бүләр өчен бик озак сугышып йөргән. Нихәтле сугышса да, ул аны ала алмаган. Шуннан соң ул, хәерче киеменә киенеп, Бүләргә бер карчыкка фатирга кергән. Кыз-хатын күп сөйләүчән була бит. Теге хатын Аксак Тимер ханның кем икәнен белмичә әйткән:

— Менә,— дигән,— Аксак Тимер хан безнең шәһәрне алма кели, ул аны күгәрчен аягына ут төртеп җибәрсә генә алыр,— дигән.

Аксак Тимергә шул гына кирәк — моны ишеткәч, бик кинәнгән. Ул карчыкка бөтен әйберләрен алып Бүләрдәй китәргә кушкан һәм әйткән:

— Кай төштә, астына ут якмыйча, казан астында ут янып китә, шунда туктап урнашып кал,— дигән.

Карчык, шулай итеп, бер казан һәм бөтен әйберләрен алып, Бүләрдәй чыгып киткән. Бер җиргә барып, казанны куйган, казан астына ут якмыйча ут янып киткән. Карчык шул урында утырып калган. Аның янына башка кешеләр дә килеп утырган, шуның белән Казан шәһәре «Казан» исеме белән аталган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2461 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.3/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz