Пятница, 10.05.2024, 08:23:13   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июль » 29 » ЗӨЯ КАЛАСЫ
ЗӨЯ КАЛАСЫ
12:36:15
Халыкның риваяте буенча, Зөя өязендәге бәгъзе авыллар хакында берничә сүз сөйләмәстән элгәре, ләкин Зөянең үзенең кайсы вакытта салынганын бәян кылырга хаҗәт төште. Иң әүвәл башта Зөя каласын салган Иван Василич Грозный дигән патша, Казанны алмастан элгәре, 1551 нче елда.

Иван Василич, Казанны килеп алмакчы булгач, үзенең ратникларына боерды: Казанга якын җирдә бер кала салырдай яхшы урын эзләргә. Ратниклар юлга чыктылар. Килеп бер җиргә туктадылар. Хәзердә ул җирдә Исакау һәм Куҗамка дигән авыллар бар. Ул чагында Исакау белән Куҗамка арасында ике тау бар иде: хәзердә һәм бар. Шул таулар өстенә кала кормакчы булдылар. Монда кала салсак, уңай булыр микән дип, тагы яхшырак тикшереп карадылар. Әгәр дә анда кала салсалар, шул ике тау арасын дамба белән тутырып, ике тауны бергә кушарга кирәк буласы булды; хәзинәнең куәте җитәсе түгел; шуның өчен анда кала салуны мәслихәт күрмәделәр, янә аннан киттеләр; хәзердәге Зөя каласы урынына җиттеләр. Яхшылап тәмам тирә-ягын тикшереп, карап йөрделәр һәм, кала салырга бу урынны мәслихәт күреп, Иван Василичка әйтергә киттеләр.

Барып Иван Василичка сөйләделәр. Әйттеләр: кала салырга бер мәслихәт урын таптык, бер тау өстендә бик һәйбәт урын бар; тауның бер ягында Зөя суы дигән елга ага, янә бер ягында бер елга бар, исемен белмәдек, ләкин шүкә балыклары бар; ул елга һәм байтак зур елга; икесе дә Иделгә коя, бик ерак бармый, диделәр. (Ул чагында Шүкә суы Зөядән ким түгел иде.)
Иван Василич:

— Инде алайса ул елганың исеме Щука булсын,— диде һәм шул җиргә барып кала салырга боерды:— Ул каланың исеме һәм Зөя булсын,— диде. Аннан соң Иван Василич боерды:— Зөя тавының иң биек җиренә киндердән чиркәү ясадылар. Бу хәбәрне Казандагы татарлар ишетеп, бик куркыштылар. Урыс патшасы Казанны алырга килә икән, дип гауга купты.

Зөя каласы хосусында моннан башка янә бер риваять бар, әмма бусы дөресрәккә охшый. Бәгъзеләр ошбу рәвешчә риваять кылалар: элгәре Зөя каласы урынында җимеш, йөзем, алмагач бакчасы булган. Иван Василич килеп шул урынга кала сала башлагач, күрде — Казан ерак түгел, ихтимал, Казан ханы бу эшне сизеп, эшебезне туктатыр дип, әмер кылды: кала салганда Казан ханы күрмәсен дип, Казан ягына зур киндердән чаршау кордылар. Алай булса да бу хәйләнең файдасы озакка бармады. Казан ханы манара башыннан подзорный труба белән карап күрде: Зөя тавындагы бакчасында бер төрле галәмәт бар. Инде моны Казан ханы белсә дә, ни вакыйгалар булгандыр, һәр ничек Зөя каласы — чаршау арты каласы — бар да бер, каланы салып тәмам иткәннәрдер.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2094 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz