Ни өчендер ямьле кояш нурын,
Биләп алды кара болытлар.
Давыл чыкты, кинәт авылымда,
Ыңгырашып куйды, болыннар.
Болытларны яшен телеп узды,
Күк күкрәде, ярсый ташулар.
Әйтче, Ходам, шушы кешеләрдә,
Күпме нәфрәт, күпме рәнҗеш бар?
Бабалардан калган авылым,
Елый нигез ташларым,
Ни булды соң? Нигә инде?..
...Минем авылдашларым.
Ялгыз өйнең түр ягында,
Ялгыз карчык капшый намазлык.
Авылдашлар исән-имин булсын,
Урап узсын, сезне, явызлык.
Мескен карчык, дога укый-укый,
Кулын сузып тәүбә сорады:
Үлгәннәргә туфракның җиңелен теләп,
Исәннәргә бәхет юрады.
Балаларым нишләп йөри икән?
Кайтырлармы китереп уңаен?
Ачлыкларны алар күрмәсеннәр,
Бәхетен бир инде, Ходаем!
Ялгызларга берүк сабырлык бир,
Парлыларга олуг мәхәббәт.
Дөньяларын күреп була икән
Яшәгәндә бары сәламәт.
Догаларын укып бетергәчтен,
Тәрәзәгә килеп сыенды.
Бәлки әле бүген кайтырлар, дип
Аллаһыга тагын табынды.