Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 05
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең бабайлар килгән вакытта Чәрмәсән буеннан килгәннәр. Болгар бабайлары булган. Элгәре җиде баба килгәннәр: Карҗаудыдан Собханкол, Рахманкол. Субаевларның тамыры шулардан килә.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
1552 елның көзендә Иван Грозный Казанны яулап ала. Казан ханбикәсе Сөембикәне, улы Үтәмеш белән, Мәскәүгә алып китәләр.
Руслар ягында күптән түгел үлгән ханның туганнарыннан берсе Шаһгали сугышкан. Ул тол калган Сөембикәгә өйләнеп хан булырга теләгән икән, әмма Сөембикә моңа риза булмаган, аның үзенең хан буласы килгән. Шаһгали ачуланып, татарлардан гаскәр җыйган да үзенекеләргә каршы сугыш башлаган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Авыл картлары элек сөйли иде, безнең Мансур авылы XVIII йөздә барлыкка килгән дип. Иң беренче бу җиргә Мансур Тукаев һәм Габдулла Кирәевләр килеп утырганнар. Алар элекке Бирск өязеннән күчеп килгәннәр. Алар патша каршында эш күрсәткән кешеләр булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Сафакүл районындагы җиде татар авылына халык Минзәлә ягыннан килгән дигән сүз бар. Иван Грозный Казан тирәсенә үзенең помещикларын урнаштыра башлагач күчкәннәр. Чүмләк дигән елга бар, шуның бер ягында татар авыллары, бер ягында башкорт авыллары.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең авылның оештырылуына якынча йөз җитмеш ел була. 1808 елларда безнең якка Казан ягыннан килгәннәр. Алар килгәндә мондагы зиратта инде берничә кабер булган. Бу каберләрнең ияләре кем булганлыгын алар белмиләр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Әҗиголга моннан дүрт йөз ел элек беренче булып чувашлар килеп урнашканнар. Илләрендә урын тапмый килгәннәр. Чувашлар бер дә кәсепкә омтылмаганнар. Ачка үлеп, кырылып беткәннәр. Аларның күмелгән каберләре хәзерге мәктәп янында, яр кырында.
|
|
|
|
|