Среда, 18.06.2025, 21:42:06   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Сентябрь » 05 » МАНСУР
МАНСУР
21:24:37
Авыл картлары элек сөйли иде, безнең Мансур авылы XVIII йөздә барлыкка килгән дип. Иң беренче бу җиргә Мансур Тукаев һәм Габдулла Кирәевләр килеп утырганнар. Алар элекке Бирск өязеннән күчеп килгәннәр. Алар патша каршында эш күрсәткән кешеләр булган. Бигрәк тә Габдулла Кирәевне шулай булган, имеш, дип сөйлиләр иде. Алар морзалар булган. Шул морзаларга Урал артында менә шушы җирләрне биргәннәр.

Мансур Тукаев хәзер Безнең өй утырган урында йорт төзегән. Ә Кирәев бездән ерак түгел урнашкан. Кирәевнең Рәхмәтулла исемле энесе дә булган. Тукаевнын Мәүлет исемле улы булган. Мин үзем Кирәевләр нәселеннән. Зиратта Мансур Тукаевның ташы да бар. Үзе үлгәч, Уралдан таш китереп куйганнар. Анда «ул 1777 елда үлде», дип язылган.

Тукаевлар үзләре дөя дә тотканнар. Дөя савып, кымыз ясаганнар.

Безне «мишәрләр» дип атыйлар. Элекке заманда аларның җирләре бик күп булган. Гомумән, җиде авылның — мишәр авылларының җирләре күп булган, диләр. Бу тирәдә Мансур авылы иң беренче корылган. Аннан соң башкалары. Башкортлар монда татарлардан соңрак килгәннәр.

Иң беренче авыл төзелгәч тә, өч-дүрт еллар буе кыргызлардан бик җафа күргәннәр. Еш кына алар сыбай килеп үзләрен талап, малларын куып алып китә торган булганнар. Соңга таба тынычланганнар.

Кыргыз — элек казакъларны шулай дип атаганнар.
Сыбай килү — атка атланган килеш, ат менеп.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1418 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz