8082. Авыруың булса булсын, бурычың булмасын. 8083. Аз биргән җаныннан бирер, күп биргән малыннан бирер. 8084. Аз булса да, күп итеп ал. 8085. Ала белсәң бирә дә бел. 8086. Алам дигәннең авызы яман. 8087. Алам дип, абруеңны җуйма. 8088. Алачак белән бирәчәк бетми. 8089. Алачак ике күзне чыгарыр, бирәчәк ике бөерне чыгарыр. 8090. Алачак яфрактан күп булса, бирәчәк туфрактан күп. 8091. Алган — аз, биргән — күп. 8092. Алган белән биргән бер түгел. 8093. Алган чакта карчыга, биргән чакта җан чыга. 8094. Алганда ата малыдай, биргәндә бизмән юк. 8095. Алганчы биререңне уйла. 8096. Алмак бирмәк белән ярашыр. 8097. Алмак күрке — бирмәк. 8098. Атап алган бүләкне бүлешмиләр. 8099. Алыйм дигәннең күзе яман, бирим дигәннең сүзе яман. 8100. Алып алты булмас, җыеп җиде булмас. 8101. Алырга өйрәнгән авыр бирер. 8102. Алырмын дигән — алдан кергән. 8103. Алырмын дигәннең адымыннан билгеле. 8104. Алыш-биреш мыскал белән. 8105. Араң өзек булса, кардәшлек якын була. 8106. Балга органга — бер өлеш, «һуп!» дигәнгә — ике өлеш. 8107. Башлый белсәң, бетерә бел; ала белсәң, бирә бел. 8108. Бер бирмәсәң, мең биргәнең югала. 8109. Берәү бар: күрмәккә бар, үрнәккә юк; берәү бар: алмакка бар, бирмәккә юк. 8110. Берәүгә бурычлы булсаң, аның колы булырсың. 8111. Бетеп бирсәң, көтеп алырсың. 8112. Биргән арта, бирмәгән тарта, соңыннан котырта. 8113. Биргән батыр түгел, сораган батыр. 8114. Биргән бигә яраган, бирмәгән нигә яраган. 8115. Биргән кул өстә, алган кул аста. 8116. Биргән кулның аласы килә. 8117. Биргән юмарт түгел, алган юмарт. 8118. Биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз. 8119. Биргәнеңне аз диген, алганыңны күп диген. 8120. Биргәннең битенә карама. 8121. Биреп яман булганчы бирми яман бул. 8122. Бирергә ашыкма — пошыкмассың . 8123. Бирмәгән —бер яман, биргән — мең яман. 8124. Бирмәгәнне биреп оялт. 8125. Бирмәкнең алмагы бар, алмакның салмагы бар. 8126. Бирмәснең ашы пешмәс, казаны уттан төшмәс. 8127. Бирмәснең сылтавы күп. 8128. Бирсәләр ал, суксалар кач. 8129. Бирсәң алырсың, иксәң урырсың. 8130. Бирсәң битәрләмә, битәрләсәң бирмә. 8131. Бирсәң дә бирдем димә, сорарга килдем димә. 8132. Бирсәң — туйдыр, суксаң — тойдыр. 8133. Бирә-бирә бирәнгә сабышырсың. 8134. Бирәсе бар онытыр, аласы бар онытмас. 8135. Бурыч алып дуслык югалтма, бурыч биреп дошман күбәйтмә. 8136. Бурыч ашаганчы борыч аша. 8137. Бурыч бирү белән кими. 8138. Бурыч кичексә, аягына баса. 8139. Бурыч — эче борыч. 8140. Бурыч өйгә борча булып керә, үсеп дөя булгач, ишектән чыгалмый. 8141. Бурычка алган — бөлгән, бурычка биргән — баеган. 8142. Бурычка алып, башыңа кайгы алма. 8143. Бурычка биргән битәрләр, бурычка алган карганыр. 8144. Бурычка бирү ансат, алу кыен. 8145. Бурычка бирүченең хәтере алучыныкына караганда үткенрәк була. 8146. Бурычлы булып йокыдан торуга караганда, ач булып йокыга яту яхшырак. 8147. Бурычны үтәү — үзе бурыч. 8148. Бурыччы бурычлының исәнлеген тели. 8149. Бурычын бирмәгән икенче алмас. 8150. Бәйрәмдә бурыч түлисе булганга ураза ае кыска. 8151. Бәләкәй бүләк олы бүләкне чакыра бара. 8152. Бүлешкәнче килешкән яхшы. 8153. Бүлә белсәң — бүләк. 8154. Бүләге кыйммәт түгел, биргәне кыйммәт. 8155. Бүләк алган — хакын югалтыр. 8156. Бүләк атның тешенә карамыйлар. 8157. Бүләк биргән бүләк көтә. 8158. Бүләк һәркемнән алынмас. 8159. Бүләкнең кечкенәсе булмый. 8160. Ике биргән бер көтә, бер бирмәгән ни көтә. 8161. Йөккә кергәнче юкка кер. 8162. Кайда өлешең, шунда көмешең. 8163. Каксаң — ачарлар, сорасаң — бирерләр. 8164. Карыз , карызны бирү — фарыз. 8165. Кем бирсә иллелек — аның сүзе иң элек. 8166. Кеше биргән бүләкне кешегә бүләк итмә. 8167. Кеше кешегә бирми, үзенә бирә. 8168. Кешегә бирәсең булмасын, аласың булсын. 8169. Кешегә бирү — югалту түгел. 8170. Куйган нәрсәң булмаса, алыр нәрсәң дә булмас. 8171. Кулың белән бирсәң, аягың белән йөреп алырсың. 8172. Көтәсенә йон тетмиләр. 8173. Күп бирүдән тизрәк бирү яхшы. 8174. Күп соралмаса, әз бирелмәс. 8175. Күчтәнәч күп булмый. 8176. Мә аягың, бир табагым. 8177. «Мә» дигәндә алмасаң, соңыннан «бир» дияргә туры килә. 8178. «Мә» дигәннең мәгънәсе бар. 8179. Сатып алганың бүләктән арзанга төшәр. 8180. Сораганга бирәләр. 8181. Сораганчы сораучыга оят, сораганнан соң бирмәүчегә оят. 8182. Сорап биргәнче сугып бир. 8183. Сорау — сырхау, бирмәсә — үлем. 8184. Сәдака алып кына кеше баемас. 8185. Сәдакаңны бирмәсәң бирмә, этеңне бәйдән ычкындырма. 8186. Төймәдәй бүләк — төя йөге хөрмәт. 8187. Төя дә бүләк, төймә дә бүләк. 8188. Энәсе үткәннең җебе үтәр, бүләге үткәннең сүзе үтәр. 8189. Эчәге биргән куй алыр, һич бирмәгән ни алыр. 8190. Яңа баеганнан бурычка алма. 8191. Әйрән сорап килгәнсең — чиләгеңне яшермә. 8192. Әйткән — юлда, биргән — кулда. 8193. Әҗәт алганда үпкә юк. 8194. Әҗәт кайчысы дуслык җебен кисәр. 8195. Әҗәт көлеп килә, елап китә, ди. 8196. Әҗәт — назад. 8197. Әҗәткә алып баемассың. 8198. Өйсәң — күп, өләшсәң — аз. 8199. Өлеш гел көмеш булмый, бакыры да була. 8200. Өлеше барның өмете бар. 8201. Өлешең булмаса, керешең булмасын. 8202. Өлешеңә чыккан көмешең. 8203. Өлешчегә ала каз. 8204. Өлешчегә өч өлеш, өләшә белмәсә бер дә юк. 8205. Өләшкәндә тартынасың, бүлешкәндә ярсынасың. 8206. Өләшкәнче үлешмә. 8207. Өләшә белгәнгә өч үрдәк, белмәгәнгә — бүдәнә. 8208. Өләшү белән бүлешү бер түгел. 8209. Үз өлешеңне ташлап кеше көмешенә үрелмә. 8210. Үрдәк биргән каз көтәр. 8211. Үтечкә алган атка менгән тиз төшәр. * * * 8212. Алачагым да юк, бирәчәгем дә юк. 8213. Алачагына — лачын, бирәчәгенә — карга. 8214. Алганда баш ия, алгач артын әйләнә. 8215. Алты алышым юк, биш бирешем юк. 8216. Бер кулы белән бирә, икенчесе белән ала. 8217. «Бир» дигәнне ишетмәс, «мә» дигәнне ишетер. 8218. Бир дә тизрәк кабагын тык. 8219. Биргәнеңә — бирәем, бирмәгәнгә — серәем. 8220. Бирсәләр — бирәеш, бирмәсәләр — серәеш. 8221. Бирдем борай, килдем сорай. 8222. Бирсәң биреп ашый, бирмәсәң тартып ашый. 8223. Бурычым юк — борчуым юк. 8224. Йөзе белән кайтару. 8225. Үзе бирә алмый, биргәнне күрә алмый. 8226. Үзем алам, үзем елыйм. |