Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Май » 09
4195. Былтыр үлгән ябалак быел башын күтәргән. 4196. Былтыр үлгән ябалакның быел исен чыгарма. 4197. Чырайсыз ябалакны урман да куган, авыл да куган. 4198. Ябалак асрап кош чөйгән ауга чыгып котаймас. ...
|
4189. Асыл шоңкар, каз алса, канатын канга тигезмәс. 4190. Ике шоңкар талашса, бер каргага җим булыр. 4191. Кыягы бөтен шоңкар юк. ...
|
4166. Аучы чыпчыкка тозак кормас. 4167. Ил өстендә чыпчык үлми. 4168. Илен-җирен сөйгән чыпчык үз җирендә үлмәс. 4169. Иртә торган чыпчык тешен арчый. ...
|
4160. Тутый аягын күреп хурланды, буен күреп сырланды. 4161. Тутый сөйли белсә, күркә тик тора белә. 4162. Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше була алмас. ...
|
4153. Сарыкка сыенган тургай да сау кала. 4154. Туксансыз тургай чырламас. 4155. Тургай килгән — тугыз көн кар калган. ...
|
4146. Тукран башы авырткач «.чукымам, чукымам» дисә дә, авыртуы беткәч «чукырмын, чукырмын» дип әйтә, ди. 4147. Тукран, башы авыртмыйча, тукылдавын куймас. 4148. Тукран кич тәүбә итәр, иртән онытыр. ...
|
4130. Ана торна күкәй салганда, торыллык ботын ера. 4131. Йөз чыпчык чырылдавыннан бер торнаның торылдап куюы артык. 4132. Торна да кыйбланы ташлап туган җиренә кайта. 4133. Торна каурыен салган — аяклары да томшыгы калган. ...
|
4125. Бер тартарга дөнья тар. 4126. Карга теләген теләшкән тартай үзенә давыл китергән. 4127. Тартар гомере «тарт-тарт!» дип үтәр. ...
|
4119. Тавис — каурые белән матур. 4120. Тавис киенер дә ясаныр, аккош коеныр да сыйпаныр. 4121. Тавис койрыгына ышаныр. ...
|
4115. Сыерчык бала чыгарганчы гына сайрый. 4116. Сыерчык, диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта. 4117. Сыерчык теле ачылмаган балага тел алып килә. 4118. Сыерчык сыердан курыкмас.
|
4089. «Алтын оям, үз җирем!» — дип әйтте, ди, бер сандугач. 4090. Бака кычкыра башлагач, сандугач телдән калыр. 4091. Бакчасыз йортка былбыл кунмас. 4092. Былбылга бер гөл дә җитәр, үгез бөтен бакчаңны таптар. ...
|
|
|
|
|