4147. Тукран, башы авыртмыйча, тукылдавын куймас.
4148. Тукран кич тәүбә итәр, иртән онытыр.
4149. Тукран тәүбә итәр, тәүбәсе кырын китәр.
4150. Тукран тәүбәсе туклык бирмәс.
4151. Тукранның балтасы борынында.
4152. Урманда тукран да солтан, ди.