Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 6 » КЕШЕНЕҢ ТӘН ТӨЗЕЛЕШЕ ҺӘМ ФИЗИК ХАЛӘТЕ БУЕНЧА ЮРАУЛАР
КЕШЕНЕҢ ТӘН ТӨЗЕЛЕШЕ ҺӘМ ФИЗИК ХАЛӘТЕ БУЕНЧА ЮРАУЛАР | 15:08:36 |
18205. Ала күздә акыл булмый, майлы күздә ягым булмый.
18206. Ахмак кешенең башы кечкенә, сакалы зур булыр, имеш.
18207. Ашаган вакытта киерелсәң, үсми каласың.
18208. Ашаганда телең тешләсәң, кунак ачыгып килә, имеш.
18209. Аягы йонлы — мал-туардан бәхетле булыр.
18210. Аягы миңле кеше йөгерек була, ди.
18211. Баланың кул бармаклары аерылып торса, юмарт буласы.
18212. Бармаклары озын булса, бала язуга һәм музыка уйнарга оста була.
18213. Башы зур — бай булыр, аягы зур — кол булыр.
18214. Беләге йонлы — би булыр, колагы йонлы — кол булыр, балтыры йонлы — бай булыр.
18215. Беләге миңле — уңган булыр.
18216. Бит кычытса, йөзгә оят килер.
18217. Бит уртасы баткан баланы атасы сөяр.
18218. Битең кызышса, димәк, сине яманлыйлар.
18219. Борын очы кычытса, күчтәнәч килә.
18220. Борының миңле булса, моңлы буласың.
18221. Буйга озын кешенең акылы тубыгыннан була, имеш.
18222. Бәхетле буласы бала карындыгын башына киеп туа, имеш.
18223. Зур авыз — ашлы, зур күз — яшьле.
18224. Зур авызлы адәм сүзчән булыр.
18225. Ике каш арасы ерак булса: кызлар — еракка кияүгә китә, егетләр — ерактан ала.
18226. Ике түбәле кеше ике хатын алыр, имеш.
18227. Ике чатлы чәч очы озын аерылса — кыз еракка китәр, aз аерылса — якынга китәр.
18228. Ирен кычытса, көлчә көтә.
18229. Ирене калын кеше юаш була, нечкә кеше — усал була.
18230. Ирене миңле кеше тәмле ашлы була.
18231. Ирене юка — сүзгә чичән булыр.
18232. Иренем тешләнде: ач кеше килер.
18233. Ишектән кергәндә аягың кысылса, искә алмаган кеше килә.
18234. Иң башың тартса, яңа кием киясең.
18235. Йомры сөякле җитез булыр, яссы сөякле салмак булыр.
18236. Йонлы сыйрак — бәхетле.
18237. Каш тартса, каш-күздән якын туганың белән күрешәсең.
18238. Керфегең озын булса, гомерең кыска булыр, имеш.
18239. Кечкенә авызлы кыз мактаулы булыр.
18240. Кечкенәдә елый торган бала үткен була.
18241. Кеше кулындагы сөялне санарга ярамый — үзеңә чыга.
18242. Кешенең тәнендә үзе күрә алмастай җирдә миңе булса, ул бәхетле була.
18243. Колагы каты — саран, колагы йомшак — юмарт.
18244. Колагың чыңласа, димәк, сине сөйлиләр.
18245. Колак яфрагы йомшак бала гыйлемгә һәвәс.
18246. Кулы каты егет карт хатын ала, имеш.
18247. Кулы озын — мәргән булыр.
18248. Кытыгы килгән кеше көнче була, ди.
18249. Көнче кеше үкчәсен бәреп йөрер.
18250. Күз кабагының уңы тартса — яхшылыкка, сулы тартса начарлыкка, өсте тартса — шатлыкка, асты тартса — кайгыга, диләр.
18251. Күз кырыенда миң булса, яшьле булырсың.
18252. Күз кычытса — елыйсың.
18253. Маңгаенда вак чәче күп булса, баласы күп була, имеш.
18254. Маңгаенда җыерчыгы күп кеше күп гаиләле була, ди.
18255. Маңгай киң булса — зиһенле, акыллы була.
18256. Миңе битендә булса, мәхәббәтле була.
18257. Очкылык тотса, сине берәрсе исенә төшереп сөйләгән була.
18258. Сипкеле беләктә булган кеше эшлекле була.
18259. Сул аяк табаны кычытса — яратмаган кешең килә, уң аяк табаны кычытса — яраткан кешең килә.
18260. Сул кулның уч төбе кычытса — акча чыга, уң кулның уч төбе кычытса — акча керә.
18261. Табан астың кычытса — юлга чыгасың.
18262. Тавышы моңлы кеше бәхетсез була, ди.
18263. Тел очың тартса — ерактагы кешең белән сөйләшәсен.
18264. Теш иртә чыккан бала зирәк була.
18265. Теше сирәк булган кешенең авызында сүз тормый.
18266. Тирләгән кул юмарт була, коры кул — саран.
18267. Тырнак төбендәге дугаланып торган ак күп булса, бәхетле буласың.
18268. Тырнак өстендә кисәк-кисәк аклар хасил булса, яңа кием киясең.
18269. Уң бит очы кычытса — сөенеч, сул бит очы кычытса — көенеч.
18270. Уң колагың кычытса — яхшы хәбәр, сулы кычытса — начар хәбәр.
18271. Уң колак кычытса — җылы була, сул колак кычытса — суык була.
18272. Уң колак чеңләсә — мактыйлар, сул колак чеңләсә — хурлыйлар.
18273. Уң кулың тартса, берәрсе белән күрешәсең.
18274. Уң чигәң кысса — мактарлар, сул чигәң кысса — хурларлар.
18275. Чәч үргәндә толымга эләкми калса, юл була.
18276. Чәче йомшак кешенең табигате дә йомшак.
18277. Чәчеңне үргәндә озын чәчең торып калса, хат килә.
18278. Чәчәдем: тансыклаган бүләк ашайым.
18279. Яшь баланың битенә орчык түтәсе белән бассаң, үскәч бите матур булып чокырланып торыр.
18280. Яшь баланың казык теше алдан чыкса — усал була.
18281. Яшь баланың кашы турыннан көмеш тәңкә белән эз өйртеп чыксаң, кашы матур булып чыга.
18282. Яңагыңа таянып утырсаң, ятим каласың, имеш.
18283. Өстәл астында аягыңны селкеп утырсаң; җен чакырасың, имеш.
18284. Җилкә чокыры тирән кеше ялганчы була.
18285. Җилкә чокырында су торса, кеше уңган була. |
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр |
Просмотров: 4261 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|