Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июль » 29
РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Иван Грозный чит илләрне басып алып, аларның барысын да христиан итәргә хыяллана һәм сугышка хәзерләнә икән. Анасы аны бу уеннан кире кайтырга үгетли икән. Ә Иван анасын тыңламаган, һаман үз ниятендә калган.
|
РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Казанны алуга Иван Грозный гаскәрләренә ярдәм иткән бер хыянәтчене, бүләкләү өчен, Иван Грозный каршына китергәннәр.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ошбу хикәяте гаҗибә ки, шәһри Казанның ни рәвешчә вәйран улдыгыннан хәбәр бирер, вә Кәчим * хан ки, Меңгә барып үзенә бер шәһәр бина кылып, бәгъдә вәйран булмышын белдерер, вә һәм Русия мәмләкәтенең ни рәвешчә ошбу даринга галиб иҗрайе әхкам итүен белдерер.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Иван Грозный Казанны алган вакытта, җиде кыз, шәһәр кырыена килеп, һөҗүм итүчеләрне каргап торганнар. Шәһәрне ала алмый торуларына ачулары чыккан сугышчылар аларны куа башлаганнар. Кызлар хәзерге татар зираты кырындагы Өч Тирәк дигән җиргә җиткәч, җир ачылып, аларны үзенә алган. Шуңа күрә бу урын халык арасында изге дип санала.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Иске заманда Норлат авылында бер изге кеше бар иде, Үлмәс абыз диерләр иде, аның ике углы бар иде. Берсе — Габделкасыйм, икенчесе Габделхаликъ исемле иделәр, Әбелгаликъ дип мәгъруфдер. Бәгъзеләр риваять кыла: Үлмәснең атасы Дусмәт исемле иде, дип.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Русия таифәсе тугыз йөз алтмыш беренче елда татарларны җиңеп, Казан каласын тирә-ягы белән басып алганда, кала эчендә сигез манаралы бер җамигъ мәчете һәм Таҗик ермагы дип танылган мәхәлләдә янә бер мәчет вә мәдрәсә бар иде. Галимнәр, шул исәптән габбаси изгеләр вә галәви сәедләр күп иде.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бервакыт Мәскәү патшасы Сөембикәнең рәсемен күрә дә, аңа гашыйк була. Илчеләрен җибәрә инде бу хәзер Казанга, Сөембикә янына, үзенә кияүгә чыгарга сорап. Сөембикә моңар риза булмый.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Халыкның риваяте буенча, Зөя өязендәге бәгъзе авыллар хакында берничә сүз сөйләмәстән элгәре, ләкин Зөянең үзенең кайсы вакытта салынганын бәян кылырга хаҗәт төште. Иң әүвәл башта Зөя каласын салган Иван Василич Грозный дигән патша, Казанны алмастан элгәре, 1551 нче елда.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Иван Грозный, Казан өчен Сөембикә белән сугышып, бик күп көчен бетерә, ләкин ала алмый. Шуннан соң ул хәйләгә керешә: «Миңа үгез тиресе хәтле генә җир бирегез, мин башка сугышмас идем»,— ди. Сөембикә уйлап-уйлап тора да: «Нәрсә ул үгез тиресе хәтле җир, алыгыз, сугышмагыз гына»,— ди.
|
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Казан патшалыгы һәр эштә Мәскәү князенә комачаулык итеп килә икән. Иван Грозный, ничек итеп кенә бу Казанны җимереп ташларга инде, нинди сәбәп табарга, дип баш вата икән.
|
|
|
|
|